Чистай шәһәре һәм районының спорт ветераннары Советы рәисе Александр Оленин Физкультурачы көне белән котлый
Спорт

Чистай шәһәре һәм районының спорт ветераннары Советы рәисе Александр Оленин Физкультурачы көне белән котлый

Яшьләр сезгә тигезләнә!

Кадерле спорт ветераннары! Сезне чын күңелдән физкультурачы көне белән котлыйм! Бүген сезгә – остазларга, Чистай спортын беренче булып ачучыларга һәм легендар шәхесләргә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Шәһәребез һәм районыбызның физик культура үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез.

Сез спорт хәрәкәтенең башлангычында гына торып калмадыгыз, аңа нигез салдыгыз: чемпионнар тәрбияләдегез һәм меңләгән балада спортка мәхәббәт уяттыгыз, бүген дә яши торган күркәм гадәтләр булдырдыгыз, үз үрнәгегездә яшьнең актив озын гомерлеккә комачауламавын исбатладыгыз һәм моны дәвам итәсез.

Сезнең казанышларыгыз – район байлыгы! «Авыл егет­ләре» республика уеннарында күп тапкырлар җиңү, кышкы спартакиадада югары нәтиҗәләр, Бөтенроссия ярышларында дистәләгән призлы урыннар үзләре генә дә ни тора!

Бүген яшь буын сезнең рекордларны кабатларга һәм арттырырга омтылып, сездән үрнәк ала һәм бу сезнең эшегезгә иң яхшы бәя!

Спорт ветераннары советы исеменнән сезгә нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, яңа спорт казанышлары, тәрбияләнүчеләрегезнең җиңүләреннән шатлык, күтәренке кәеф телим.

Сезнең энергиягез һәм зирәклегегез районыбызда спорт үсешенә әле озак еллар хезмәт итсен! Бәйрәм белән, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев