«Хонда 270» классында ул иң яхшы пилотлар бишлегенә керә алды
Татарстан башкаласында Автоспорт федерациясе кубогына картинг буенча ярышлар төгәлләнде. Трассада төбәкнең көчле, яшь пилотлары чыгыш ясады. Чистайның тренер Станислав Чувашов җитәкчелегендә Иҗат һәм яшьләр йортында тәрбияләнүчеләр командасы лаеклы нәтиҗә күрсәтте.
Стартка берьюлы Чистай картинг мәктәбеннән килгән дүрт спортчы чыкты. Команда ике категориягә бүленде: ике пилот «Хонда 270», икесе «Хонда 200» классында чыгыш ясады.
Елисей Соловьевның чыгышы чистайлылар өчен төп казаныш булды. «Хонда 270» классында ул зур тизлек, тотрыклылык һәм трассада грамоталы тактика күрсәтеп, иң яхшы пилотлар бишлегенә эләкте.
Нет комментариев