Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Спорт

Чистай армрестлерлары Владикавказда Бөтенроссия турнирында медальләр яуладылар

Медальләрне Мария Рыбочкина һәм Роман Дряхлых яулады

Владикавказда армрестлинг буенча ачык бөтенроссия турниры узды. Ул авыр атлетика буенча СССРның атказанган спорт мастеры, осетин армрестлинг мәктәбенә нигез салучы Асланбек Еналдиев истәлегенә багышланды. Ярышлар тугызынчы ел рәттән үткәрелде. Быел турнирда 300 дән артык спортчы катнашты. Илнең 21 төбәгеннән килгән спортчылар арасында һәвәскәрләр һәм профессионаллар да бар иде.

Җиңүчеләрне 19 авырлык категориясендә билгеләделәр. Турнирда чистайлылар да катнашты – алар «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (тренер-укытучылары Радик Камалов).

Ярыш нәтиҗәләре буенча армрестлерлар медальләр яуладылар. Мария Рыбочкина 60 килограммга кадәр авырлыктагы хатын-кызлар арасында икенче урынны яулады.

Роман Дряхлых 60 килограммга кадәрге ир-атлар арасында өченче булды.

Ике медаль дә – безнең спортчылар өчен шундый югары бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы нәтиҗә.

Фото Р. Камаловның социаль челтәрдәге битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев