Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Батыр»да геройны искә алдылар: Михаил Кузниковка багышланган грек-рим көрәше буенча турнир булды

«Батыр» спорт комплексында үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык ярышлар узды. Ул җирле спорт мәктәбендә тәрбияләнгән, махсус хәрби операциядә катнашкан Михаил Алексеевич Кузниковка багышланды

Моннан ике ел элек үзенең хәрби бурычын үтәгәндә Михаил батырларча һәлак булды. Дошман тылына разведкага барганда аларның подразделениеләре пулемет утына эләгә. Ватаныбызны саклап ул үзенең гомерен корбан итте. Михаил Кузников үсеп килүче буын өчен мәңгелеккә каһарманлык үрнәге булып тора.

Ярышлар Михаилның тормыш юлын, спортчы булып формалашуын күрсәткән видеороликлар күрсәтүдән башланды. Тантананың кульминацион ноктасы видеоэлемтә булды: махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбыз махсус хәрби операция барган җирдән үсмерләрне турнир башлану белән тәбрик иттеләр, аларга көч-куәт, уңышлар, җиңү теләделәр.

Ярышларда катнашучыларга геройның әтисе – Алексей Михайлович Кузников мөрәҗәгать итте. Бирегә шулай ук Михаилның әнисе, хатыны, абыйсы һәм кыз туганы килде. «Батыр» залы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби подразделениеләрнең флаглары белән бизәлгән иде, бу исә аерым тантаналы мохит тудырды.

Үз көчләрен сынарга дип келәмгә Чистайдан һәм районнан 150 яшь спортчы чыкты. Аеруча Казаннан килгән кунакларның катнашуы зур кызыксыну уятты. Республикабыз башкаласыннан ике тренер – үзләре дә «Батыр» мәктәбендә тәрбияләнгән, Михаил белән иңне-иңгә куеп көрәшкән көрәшчеләр сугышчан дусларына хөрмәт йөзеннән һәм гадел көрәштә үз күнекмәләрен тикшерү өчен үзләренең көрәшчеләрен дә алып килгәннәр.

Киеренке көрәштә иң яхшылар дип табылучылар кубоклар, грамоталар, медальләр һәм Михаил Кузников портреты белән бүләкләнделәр.

Турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде:

2018 елгылар төркеме :

23 кг: 1 урын – Егор Добронравов (Чистай Выселкасы)

26 кг: 1 урын – Матвей Свистунов (3нче гимназия)

26 кг. артыграк: 1 урын – Риваль Шәрипов (5нче мәктәп)

 

2017 елгылар төркеме:

28 кг: 1 урын – Илья Роженцев (Казан)

34 кг: 1 урын – Денис Курбанов (1нче гимназия)

34 кг. артыграк:  1 урын – Леон Морозов (1нче мәктәп)

 

2015-16 елгылар төркеме:

30 кг: 1 урын – Кәрим Гатауллин (Казан)

35 кг: 1 урын – Ислам Хаҗиев (Казан)

42 кг: 1 урын­ – Илдан Сабитов (Каргалы)

42 кг. артыграк:  1 урын – Богдан Дорофеев (Чистай Выселкасы)

 

2013-14 елгылар төркеме:

32 кг: 1 урын – Фатех Агададашов (1нче лицей)

38 кг: 1 урын –Джафар Назиров (Чистай Выселкасы)

50 кг: 1 урын – Булат Кулиев (3нче гимназия)

50 кг. артыграк: 1 урын – Булат Хәйбуллин (КШИ)

 

2010-12 елгылар төркеме:

45 кг: 1 урын – Родион Логинов (Казан)

50 кг: 1 урын –Всеволод Ковалев (1нче мәктәп)

50 кг. артыграк: 1 урын – Арслан Сабиров (Казан)

Оештыручылар турнирны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен Чистайның грек-рим көрәше буенча федерациясенә рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев