...
Мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт программасы лидерларының берсе Татарстан булды. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, лидерлар арасында шулай ук Башкортостан, Ингушетия, Мордовия, Чечня, Мәскәү һәм Рязань, шулай ук Сахалин, Тверь, Чиләбе өлкәләре һәм Севастополь бар.
«Бу алдынгы төбәкләр, алар мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм көллиятләрне капиталь ремонтлауны вакытында төгәллиләр һәм объектларны файдалануга тапшыралар», – дип белдерде министр.
Ел йомгаклары буенча 1065 мәктәптә, 345 балалар бакчасында һәм 253 көллияттә капиталь ремонтны төгәлләү планлаштырылган.
Чыганак: Вечерняя Казань
Нет комментариев