Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз куллары белән ел символы ясаганнар

Ел саен үзәк китапханәдә Яңа ел алдыннан чистайлылар өчен иҗат конкурсы оештырыла.

Эшләрнең һәрберсе шактый үзенчәлекле һәм якты хисләр, бәйрәм кәефе тудыралар, ә өлкән буын вәкилләрендә Яңа ел котлау открыткалары яки төп Яңа ел персонажлары кебек үк үткәннәрне сагыну хисләре уяталар. Тылсымлы балачак дөньясына тулысынча чумасы килә!
Бу юлы биредә 2018 - Сары эт елына багышланган декоратив-кулланма иҗат конкурсы турында игълан ителде.
-Без балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган 200дән артыграк эш алдык, - ди җирлекара үзәк китапханә директоры Елена Курбатова. - Конкурс безнең бөтен өметебезне аклады, әти-әниләре белән бергә анда катнашырга теләгән яшь осталарның саны бихисап иде.
Эшләр төрле техникада башкарылган: биредә яндырып тишү дә, чигү дә, бәйләү дә, тозлы камырдан әвәләү дә бар. Уйлап табу процессында ясалма тире дә, җеп тә, пластилин да эшкә җигелгән. Фетр һәм фоамираннан эшләнгән этләр дә бар. Гомумән, бу матурлыкны үз күзләрең белән күрергә кирәк! Барлык эшләрне уку залында урын алган «Үз кулларың белән ел символы» күргәзмәсендә күрергә мөмкин.
Мәктәп каникуллары көннәрендә шәһәр мәктәпләренең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары күргәзмәне карап хозурлана алдылар.
Ә конкурста катнашучылар, мөгаен, аның нәтиҗәләрен көтә­ләрдер. Алар тиздән, Иске Яңа елдан соң билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай