2026 елның 16 ноябреннән 20сенә кадәрге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2нче, 3нче өлешләрендә каралган административ хокук бозулар турындагы 2 эш буенча чыгарылган карарлар үз көченә керде:
– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 20 октябрендә кабул ителгән карары белән Меркушин С.В. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылды, аңа 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды.
– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясының 2026 елның 7 ноябрендә кабул ителгән карары белән Рыжов Д.О. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3нче өлешендә каралган административ хокук бозганы өчен 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Нет комментариев