Җәмгыять

Татарстан музейлары һәм театрлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бушлай булачак

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай бару тәртибе расланды. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Ташлама дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга, даими экспозицияләргә һәм вакытлыча күргәзмәләргә бушлай барырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук спектакльләргә, концертларга, цирк программаларына һәм агарту чараларына да кагыла. Мондый вакыйгалар өчен учреждениеләр тамаша залында кимендә 3 процент урын бүлеп бирергә тиеш.

 

Ташламадан файдалану өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай керү хокукын раслый торган документлар күрсәтергә кирәк. Алар урынына махсус операциядә катнашучылар «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан махсус QR-код куллана ала.

 

14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык, гаиләнең калган әгъзалары өчен – паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ кирәк булачак.

Бушлай керү экскурсоводлар хезмәтенә һәм гастроль күргәзмәләргә кагылмый. Әгәр чара болай да бушлай уздырылса, ташламага хокукны расларга кирәкми.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев