Экскурсия балалар өчен кызыклы гына түгел, ә чын мәгънәсендә файдалы да булды
Чистай балалар йортыннан балалар педагоглары белән бергә ашыгыч медицина ярдәме станциясендә булдылар. Экскурсия балалар өчен кызыклы гына түгел, ә чын мәгънәсендә файдалы да булды.
Балалар зур кызыксыну белән ашыгыч ярдәм машинасын карадылар: медицина хезмәткәрләре малайларга һәм кызларга гомерне саклап калырга ярдәм итә торган җиһазларны күрсәттеләр. Балалар машинаның эчтән ничек төзелгәнен күрделәр һәм һәр приборның нәрсә өчен кулланылганын белделәр.
Очрашу барышында станция хезмәткәрләре ничек дөрес ашыгыч ярдәм чакырырга, нинди очракларда шалтырату чыннан да кирәк, нинди телефоннар белән мөрәҗәгать итәргә кебек мөһим сорауларга җавап бирделәр. Ашыгыч ярдәм табибы һөнәренең никадәр җаваплы һәм әһәмиятле булуы турында аерым сөйләштеләр.
Балалар мавыгып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Экскурсия балаларда якты хисләр калдырды.
Нет комментариев