Һава торышы

Татарстанны карлы һәм җилле җомга көтә, ә ял көннәрендә суытачак

Россиянең Европа өлешендә һава торышын хәзер киң циклонның тыл өлеше билгели

Төньяк һава агымнары салкын массаларны континент эченә алып керә, вакыт-вакыт кар ява. Якындагы ике тәүлектә синоптик картина сизелерлек үзгәрмәячәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.

 

Алдагы тәүлектә республикада кар явуы, урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараюы көтелә. Җил көчәячәк,  аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -3...-8 градуска кадәр суытачак, көндез термометр баганалары -1...-5 градус күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык.

 

Шимбә көнне, 28 ноябрьдә бераз кар явачак, төнлә кайбер районнарда буран булачак. Температура төнлә -4.. -9 градус, көндез -2.. -7 градус булачак.

 

Якшәмбе көнне циклон көнчыгышка таба китәчәк, явым-төшем туктаячак. Төнлә температура -7.. -12 градуска кадәр төшәчәк, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында урыны белән бераз кар явачак. Төнлә -7.. -12 градус, көндез -3.. -8 градус булачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев