Ир-ат үз гаебен таныган һәм эшләгән эше өчен үкенгән
Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды чистайлыга карата административ хокук бозу турында эш карады. Ул “ВКонтакте” социаль челтәренең үз битендә тыелган символика белән сурәт урнаштырган. Әлеге ир-ат РФ КоАПның 20.3 маддәсе 1 өлеше буенча нацистик атрибутиканы һәм символиканы ачык рәвештә күрсәткәне өчен гаепле дип табылды.
Тикшерү барышында ачыкланганча, ул өч ир-ат сурәтләнгән фотография урнаштырган, аларның берсенең футболкасына пит-буль нәселле эт башы төшерелгән. Әлеге сурәт 2002 елның 25 июлендә чыккан «Экстремистик эшчәнлекккә каршы тору турында»гы 114нче номерлы Федераль закон нигезендә халык алдында таратуга рөхсәт ителми.
Ир-ат үзенең гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Суд аңа 1000 сум күләмендә административ штраф билгеләгән.
Нацистик атрибутика һәм символикага оешмалар тарафыннан кулланылучы, Нюрнберг халыкара трибуналы тарафыннан җинаятьчел дип табылган әләмнәр, значоклар, униформа элементлары, башка аерым билгеләр, сәламләүләр, сәламләү ишарәләре, шулай ук әлеге элементларның теләсә нинди формадагы күчермәләре керә.
Теге яки бу атрибутиканы нацистик яисә бутау дәрәҗәсенә кадәр аңа охшаш икәнлеге турында карар суд тарафыннан кабул ителә.
Нет комментариев