Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе төбәк халкын «Безнең салымнар – балаларның лаеклы киләчәге» дигән V Бөтенроссия салым диктантында катнашырга чакыра. Чара 16 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр бара.
Акция халыкның салым грамоталылыгын арттыру һәм гражданнарны салым культурасына тарту өчен оештырылган. Диктантны проектның рәсми сайтында – fnslab.ru/nalogovyj-diktant узарга мөмкин.
Катнашучыларга чынбарлыктагы тормыш хәлләре нигезендә эшләнгән 20 сорау тәкъдим ителә. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелә. Диктант өч катлаулылык: база, алга киткән һәм эшмәкәрлек дәрәҗәсендә тәкъдим ителә. Соңгысы шәхси эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә һәм бизнес хуҗаларына юнәлдерелгән.
Тест нәтиҗәләре буенча катнашучылар электрон документлар ала. 90 һәм аннан күбрәк балл җыйганнар югары белем дәрәҗәсен раслаучы дипломга, калганнары катнашучы сертификатына ия булалар. Нәтиҗәләр тест тәмамланганнан соң ук билгеле була.
Студентлар өчен аерым өстенлек каралган: диплом ияләре (90 балл һәм аннан югарырак) автомат рәвештә «Салымнар» халыкара олимпиадасының икенче турына үтәләр.
Диктантта катнашу түләүсез, яшькә һәм һөнәргә карамастан барлык категория гражданнарга да мөмкин. Аны узу өчен проект сайтында теркәлү кирәк.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев