Виктор Владимирович һәм Таисия Анатольевна Славиннар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр
Чистай Никахлашу сараенда үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче Виктор Владимирович һәм Таисия Анатольевна Славиннарны хөрмәтләү тантанасы булды. Моннан илле ел элек алар беренче тапкыр Мендельсон маршын ишеткәннәр һәм бүген ул алар өчен кабат яңгырады.
Балалары, якыннары иң җылы, ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Алар ярты гасыр элек өйләнешкән вакыттагы кебек мәхәббәт һәм тугрылык анты белән алмаштылар, мактаулы юбилярларның истәлек китабында үзләренең имзаларын куйдылар һәм вальс әйләнделәр.
Юбилярларны алтын туйлары белән ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева тәбрикләде.
Котлауларга ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Татьяна Тихонова да кушылды.
«Славиннар гаиләсе – Чистай горурлыгы. Аларның тормышы – һәр почмагы мәхәббәт белән сугарылган ныклы корылма кебек: болар лаеклы тәрбияләнгән балалар, әби-бабайга горурланып караучы оныклар!»– дип билгеләп үтте Татьяна Николаевна.
Нет комментариев