Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Террористлар кулына диннең нигезләрен белмәүдән эләгәләр

Сентябрь башында Татарстанда экстремизмны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча ел саен үткәрелә торган айлык старт алды.

Акция милләтара һәм конфессияара килешүне ныгыту, социаль, этник, дини нигездә конфликтларны бетерү максатыннан үткәрелә. Анда ел саен чистайлылар да бик теләп катнаша. «Экстремизмга-юк»айлыгы кысаларында Чистайда унлаган чаралар узды. Алар арасында спорт ярышлары, профилактик әңгәмәләр,бәйрәмнәр һәм конкурслар да булды. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм дини оешма вәкилләре белән берлектә шәһәр учреждениеләрендә һәм оешмаларында очрашулар үтә. Аларда террористларның мәкерле уйлары, кешеләрне ничек эшкә яллаулары турында гына түгел, ә аларга каршы тору юллары турында да сөйлиләр.
Шулай итеп, 19 сентябрьдә «Восток»КАИ-КНИТУның Чистай филиалында Чистай муниципаль районының милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов һәм эчке эшләр министрлыгының терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш буенча үзәк хезмәткәре Юрий Федотов, шулай ук традицион дини конфессияләр вәкилләре: «Әниләр»мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин, иеродиакон Мефодий белән очрашуы булды (рәсемдә).
- Терроризм һәм экстремизм проблемасы хәзер һәркемнең телендә, - дип билгеләп үтте Госман Мәсхүт улы. - Бәлки бу тема күпләрне туйдыргандыр да инде, әмма алган белемнәрегездән сезнең һәм якыннарыгызның иминлеге тора. Терроризм һәм экстремизм-безнең заманның иң зур проблемасы, аны бердәм көч белән генә чишәргә мөмкин. «Сезнең танышларыгыз террористлар булырга мөмкинме?»- шундый сорау белән Алмаз хәзрәт Сафиуллин укучыларга мөрәҗәгать итте. Аннары үзенең яхшы танышының ничек террорист булып китүе турында бәян итте. - Террористлар сафына баскан мөселманнар диннең нигезләрен белмиләр. - Коръәндә Аллаһ илчесе болай ди: «Мөселман ул шундый кеше, аның теленнән һәм кулыннан беркем дә зыян күрмәс». Ислам башка традицион диннәр кебек үк яхшылык эшләргә, кешеләр йөрәгенә бары мәхәббәт һәм тынычлык иңдерергә өнди.
Диннең төп нигезләрен белмәүдән террористлар һәм экстермистлар барлыкка килә дә инде.
Бу сүзләрне иеродиакон Мефодий да хуплады. Хәзер бервакытта да булмаганча, төрле дин вәкилләре белән тыгыз элемтәдә булырга, бер-берең белән дуслыкта һәм татулыкта яшәргә, дини өйрәтүләрнең нигезләрен тирәнрәк өйрәнергә кирәк, - ди дин әһеле.
Экстермистик материалларны тарату, пропаганда, эшкә яллау һәм террористик актларны оештыру белән бәйләнгән җинаятьләрне кылган өчен кулланылучы административ һәм җинаять җаваплылыгы турында эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Юрий Федотов сөйләде. Ул нинди җинаятьләр өчен дүрт елдан алып гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы каралуын билгеләп үтте.
Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай бүлеге тарафыннан даими нигез­дә мәгълүмат ресурсларының, шул исәптән Интернет челтәрендә дә мониторинг алып барыла. Кайбер гражданнарның социаль челтәрдә террористик юнәлештәге мәгълүмат урнаштырганнары булды, алар аның өчен административ җаваплылыкка тартылдылар. Моңардан тыш, террористик актларны булдыру омтылышларын үз вакытында сизү һәм аларны булдырмау максатында хокук саклау органнары тарафыннан оператив-эзләү һәм муниципаль район территориясенә килгән чит ил гражданнарын ныклы тикшерү буенча профилактик чаралар комплексы үткәрелә.
Беркем өчен дә сер түгел, радикаль оешмаларының лидерлары һәм идеологлары өчен өзлексез күзәтү объекты булып яллану эшенә тиз бирешә торган яшьләр тора. Нәкъ менә шуңа күрә дә дини һәм хокук саклау органнары вәкилләре шәһәребез студентлары һәм мәктәп укучылары арасында әңгәмәләр алып баралар да инде.
- Шәһәрдә хәлнең катлаулануына һәм террористик актлар булдыруга юл куярга ярамый, бу безнең уртак эшебез. Уяу һәм игътибарлы булу мәҗбүри, - дип сөйли Юрий Николаевич.
Террорга каршы айлык 30 сентябрьгә хәтле дәвам итәчәк.Бу чорга шәһәрдә яшьләр, шулай ук өлкәннәр өчен төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар