Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Кече Талкыш авылы халкы белән очрашты

Чистай муниципаль районында эшлекле сәяхәт белән «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева булып китте.

Ул Кече Талкыш һәм Александровка авылларында булды. Иң башта халык сайлаучысы быел көзен төзелгән клубта авыл хал-кы белән очрашты. Аны төбәк координаторы Анастасия Исаева булган Бердәм Россиянең «Җирле мәдәният йорты» партия проекты кысаларында төзеделәр. - Сездә рәхәт, якты һәм үзен­чәлекле. Биредә аерым дусларча яхшы мөнәсәбәт хөкем сөрә, - дип билгеләп үтте депутат.
- Кечкенә авылларда Мәдәният йортла-ры күп очракта балаларны һәм үсмерләрне укыту, халыкның ял итү, халык иҗатын саклау һәм үстерү үзәге булып тора. Мин киләчәктә дә бүгенге кебек халык күп булыр дип ышанам.Депутат әйтүенчә, Татарстанда 2017 елда 31 мәдәни билгеләнеш­тәге объект төзү һәм 610 миллион-нан артык сумга 44 объектны ка-питаль ремонтлау каралган.Депутатларның халык белән очрашуы барлык республика бу-енча дәвам итә. Лекцияләрнең төп темасы - Татарстан Консти-туциясен кабул итүгә 25 ел тулу. Анастасия Исаева авыл халкы-на республикада төп документ-ны булдыру, һәрбер татарстан-лы өчен аның әһәмияте турында сөйләде. Депутат Конституциянең төп закон, аңарда төбәк һәм анда яшәүчеләрнең язмышы чагылуын да билгеләп үтте.
- Мондый очрашулар монолог белән генә чикләнми. Алар әңгә­мәгә әверелә. Урыннарда кешеләр белән аралашырга мөмкинлекләр булу бик яхшы! Алар респуб­ликада тормышка ашырылу-чы яңа проектлар, үзләренең хокуклары белән кызыксына-лар. Без һәр очрашуда кешеләр үзләре дә бу программаларның, стратегияләрнең, шулай ук ав-тордашлары була алалар, чөнки проектлар халык үтенечләренә һәм тәкъдимнәренә нигезләнеп эшләнә, - дип әйтеп үтте Анаста-сия Исаева. Муниципаль район башлыгының
беренче урынбасары Рөстәм Хам-матов һәм Кече Талкыш авыл җирлеге башлыгы Григорий Фе-дотов депутатка күңелле очра-шу өчен зур рәхмәт белдерделәр. Очрашу азагында авыл халкы өчен концерт программасы да оешты-рылган иде. Ә Анастасия Исаева Александровка авылына юл тотты.Биредә дә ул күптән түгел капи-таль ремонт үткәрелгән Мәдәният йортында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай