Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сайлау участокларының берсенә электрон тавыш бирү системасы куелачак

Россия Президенты сайлауларына кадәр өч айдан азрак вакыт калып бара. Дәүләт башлыгын илебез халкы киләсе елның 18 мартында сайлаячак. Сайлау алды кампаниясе рәсми рәвештә башланып киткән көннән, 18 декабрьдән башлап, бөтен ил буйлап, шул исәптән Чистай муниципаль районында, халык белән мәгълүмати-аңлату эше башланды.

- Хәзерге вакытта безнең бурычыбыз - шәһәр һәм районда яшәүчеләрне Президент сайлаулары турында хәбәрдар итү. Киләсе елның мартында булачак илебезнең төп сәяси вакыйгасы турында барысының да белүе мөһим, - ди Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов. Шәһәрнең үзәк урамнарында һәм шәһәргә керү урыннарында баннерлар барлыкка кил- де (рәсемдә). Мәгълүмат рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән.

- Муниципаль районда беренче тапкыр сайлау участокларының берсенә электрон тавыш бирү системасы куелачак. Барлыгы сайлау көнендә Чистайда 30 сайлау участогы ачылачак. Район авылларында тавыш бирү 36 участокта узачак, - дип аңлата Рөстәм Гариф улы. Башлыкның беренче урын-басары сүзләренә караганда, хәзер участокларда инвентаризация үткәрелә, тавыш бирү үтәчәк биналарның янгын куркынычсызлыгы, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аларның уңайлыгы тикшереләчәк. Учас ток комиссиясе әгъзаларының имин эшләве өчен шартлар тудырылачак. Әлеге мәсьәлә буенча Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай