Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Полиция ветераннары – хезмәттә чыныгу алган үз эшләренең осталары

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең ветераннар оешмасына ноябрь башында 50 ел тула.

Ветераннар полицейскийлар лаеклы ялга чыкмыйлар диләр. Һәм яшьләренә, тормыш хәлләренә, заманча тормышның катлаулык­ларына карамастан, алар әйләнә-тирәдәге хәлләр өчен үзләрен җаваплы дип саныйлар. Нәкъ менә шуңа күрә ветераннар бүлек эшен оештыруда төп звено булып торалар, чөнки Эчке эшләр министрлыгының бөтен системасы сәясәте барлык подразделениеләре эшендә ветераннарның бай тәҗрибәсен һәм белемнәрен актив куллануга юнәлгән. Биредә хаклы рәвештә олыларның акылы һәм яшьләрнең үҗәтлеге эштә кулай нәтиҗә бирә дип саныйлар.
Тарих битләре буйлап
Бүлекнең ветераннар оешмасы 1967 елдан бирле эшләп килә. Ул заманнарда милиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы рес­публикада бердәнбер була. Советның беренче рәисе итеп Бөек Ватан сугышында катнашкан Салих Хафизов билгеләнә. Ветераннар иптәшләре, бигрәк тә, өлкән яшьтәгеләр яки авыру сәбәпле ярдәмгә мохтаҗ булганнар турында кайгырту үзләренең төп бурычы дип саныйлар. Ветераннар оешмасының күпчелек әгъзалары - А. Докунин, И. Толмачев, С. Ионычев, А. Трифанова, Х. Гайнетдинов Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Алар Ватанга намуслы хезмәт итүнең ачык үрнәге булып торалар.
1988 елда ветераннар оешмасын Алексей Макаров җитәкли һәм аның белән 17 ел җитәкчелек итә. Бай тормыш тәҗрибәсе булган Алексей Макаров ветераннар эшен дә белеп башкара, алар бүлек тормышында актив катнашлар, яшь хезмәткәрләр белән үз тәҗрибәләрен уртаклашалар. 2005 елда аны Виктор Максимов алыштыра. Аның белән бергә советка Л. Денисов, В. Григорьев, С. Зәбиров, Л. Мамаков, Н. Сафина, Е. Титова, П. Худяков керә.
2007 елда совет рәисе итеп Петр Худяковны сайлыйлар. Инициативалы, актив кеше буларак, ул ветераннар оешмасының «шәҗәрәсе»н торгыза, практикага яңа эш ысуллары кертә. Коллективтагы традицияләрне һәм бүлек хезмәткәрләренең намуслы эшләре турындагы хәтерне саклауга зур игътибар бирелә, тарих музее нәтиҗәлерәк эшли башлый, хезмәткәрләр һәм шәһәрдә яшәүчеләр арасында патриотик эш активрак үткәрелә. Ветераннар берничә тапкыр Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгәннәр, ә Петр Худяков Эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнары Россоветының «Казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә. 2007 елның 15 июнендә безнең оешма юридик зат статусын ала.
Көнләшерлек
активлык
Бүгенге көндә оешма эшен ветераннар советы җитәкчесе Илдар Вәлиуллин алып бара. Ул барлык мөһим чараларда катнаша, ветераннар оешмасын 2011 елдан башлап җитәкли. Ветераннар оешмасына лаеклы ялда булганнарны җәлеп итү буенча эш сизелерлек җанлана, шефлыкта булган балалар йорты белән элемтә ныгый. Бүген оешмада 124 кеше тора.
Ветераннар бүлеккә кулдан килгәнчә практик ярдәм күрсәтәләр. Шулай, 2013 елда Универсиада һәм спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү чорында 2015 елда алар балалар сәламәтләндерү лагерьларында җәмәгать тәртибен саклыйлар, ирекле халык дружиналары составында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашалар, җинаятьләрне ачуда ярдәм күрсәтәләр.
Яшь белгечләр белән зур эш алып барыла. Ел саен алар музейда җыелалар, биредә Чистай милициясе һәм полициясе барлыкка килү тарихы һәм аның үсүе, төрле еллардагы иң яхшы хезмәткәрләр белән танышалар.
Бөек Ватан сугышы еллары вакыйгаларына һәм анда катнашучыларга, тылда Җиңүне якынайтканнарга, ач-ялангач килеш олыларга ярдәм иткән балаларга алар аерым җылылык белән карыйлар. Ветераннар инициативасы буенча бүлек җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре ярдәме белән Җиңүнең 70 еллыгына сугыш елларында хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган милиция хезмәткәрләре хөрмәтенә мемориал торгызыла. Аны төзүне финанслауда бүлек хезмәткәрләре һәм ветераннар катнаша.
Алдынгыларга тигезләнү
Ветераннар актив тормыш позициясендә, бүлекнең һәм районның җәмәгать оешмалары әгъзалары булып торалар, терәк пунктларны һәм дружиналарны җитәклиләр.
2015 елның сентябрендә Ж. Шәрифуллин, Р. Камалов, А. Ефимов, С. Чернышов Чистай муниципаль районы депутатлары, ә Н. Воляков, Г. Федотов, В. Малышев авыл җирлекләре рәисләре итеп сайланалар. Эчке эшләр министрлыгы каршында җәмәгать советына нигез салыну көненнән башлап бүлек ветераннары аның актив әгъзалары булып торалар. Бүгенге көндә совет составында В. Рыбаков, Г. Минкин эшлиләр.
Болар барысы да бүлек хезмәткәрләренең һәм ветераннарының абруе турында сөйли.
- Без бүлек җитәкчелеге белән хәбәрләшеп эшлибез, барлык чараларда, акцияләрдә, бәйрәмнәрдә актив катнашабыз, әмма безнең көндәлек тормышыбыз мәшәкатьләр һәм проблемалар белән тулган, - ди ветераннар оешмасы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин. - Көнкүрештәге мәсьәләләр, матди ярдәм, дәвалануны оештыру, шул исәптән, санатор-курорт, торак мәсьәләләре - болар барысы да ветераннар советы һәм бүлек җитәкчелеге карамагында тора. Һәр ветеранга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә тырышабыз, чөнки аларның һәрберсе өчен элеккеге хезмәттәшләре һәм хәзерге хезмәткәрләр белән аралашу мөһим.
Чистай ветераннар оешмасы оешуга 50 ел тулу алдыннан Илдар Әхмәдулла улы Советның бөтен активына, ә аның составына Ф. Синаев, В. Григорьев, Л. Денисов, Г. Минкин, С. Салеев, Н. Синявин, Л. Мамаков, И. Мокеев һәм башкалар керә, рәхмәт белдерә. Алар бергә - хезмәттә чыныгу алган, үз эшенең тәҗрибәле осталары.
Алга таба да ветераннар күңелләре белән картаймасыннар, игътибарсыз һәм кайгыртусыз калмасыннар, ә аларның бай тормыш тәҗрибәсе яшь буынга ярдәм итсен. Чөнки алга киткән җәмгыятьнең дәрәҗәсе өлкән буынга мөнәсәбәт белән бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай