63 яшьлек чистайлыдан тугыз килограмм наркотик тартып алганнар
Кеше һәм закон

63 яшьлек чистайлыдан тугыз килограмм наркотик тартып алганнар

Ул ерынтыда киндер үстергән

Чистайда полиция хезмәткәрләре наркотикларның законсыз әйләнешендә шикләнелүче 63 яшьлек җирле кешене тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, пенсионерның йорт биләмәсен тикшерү барышында оперативниклар 282,5 грамм авырлыктагы марихуана, шулай ук электрон үлчәүләр һәм төрү материалын тапканнар һәм тартып алганнар. Моннан тыш, хуҗалык корылмаларында көч структуралары хезмәткәрләре барлыгы тугыз килограмм тирәсе киндер тапканнар.

 

Ачыкланганча, ир-ат үз йортыннан ерак булмаган урында, ерынтыда мөстәкыйль рәвештә тыелган үсемлек үстергән. Тикшерү версиясе буенча, алга таба сату максаты белән ул уңышны махсус җиһазландырылган ишегалды корылмасында киптергән һәм саклаган.

 

Тоткарланучыга карата зур күләмдә наркотиклар сатарга омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Чистай кешесенә ун елдан егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе матбугат хезмәте фотосы


Нет комментариев