Соңгы вакытта гражданнарга мессенджерларда ялган хәбәрләр килә башлады, аларда аларның күчемсез милек объектлары белән операцияләр үткәрү турында әйтелә.
Аерым алганда, хәбәрләрдә «гражданинның күчемсез милек объектына милек хокукын яңадан рәсмиләштерүгә гаризасы карауга кабул ителде» һәм «документларның тулы пакеты Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында шәхси кабинетта танышу өчен мөмкин» диелә.
Моннан тыш, хәбәрдә гиперсылтама бар, аның аша үтеп янәсе Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтә алырга мөмкин. Татарстан Росреестры мондый хәбәрләрне мошенникларның, кергән мәгълүматны тикшерү өчен сылтама буенча күчәргә мәҗбүр итеп, гражданнарны ялгыш юлга этәрү һәм куркыту максаты белән җибәрүләрен кисәтә.
«Татарстан Росреестры беркайчан да мәгълүматны яки документларны «гамәлдән чыгару», «раслау» яки «карау» өчен сылтама буенча күчүне сорамый. Шикле хәбәрләргә берничек тә җавап бирмәгез һәм аларда күрсәтелгән сылтамалар буенча күчмәгез. Мондый сылтамалар буенча сезнең шәхси мәгълүматларыгызны (паспорт мәгълүматлары, СНИЛС, банк картасы реквизитлары һ.б.) урлау максаты булган фишинг сайтлар, шулай ук ведомствоның рәсми сайтын күчереп язучы һәм «Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан ашыгыч рәвештә өземтә» сатып алырга тәкъдим итүче игезәк сайтлар яшеренергә мөмкин. Сез акча түлисез, дөрес булмаган мәгълүматлар белән документ аласыз, ә сезнең банк картасы мәгълүматлары җинаятьчеләргә китә», – дип аңлатты Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәләрне алуның рәсми чыганаклары булып Дәүләт хезмәтләре порталы; Росреестр сайты; «Роскадастр» ППК сайты; күпфункцияле үзәк; нотариуслар (аларга нотариаль гамәлләр башкаруны сорап мөрәҗәгать иткәндә) тора.
Росреестрның рәсми домены: rosreestr.gov.ru.
Росреестрның хәбәрнамәләр керә торган электрон почтасы: noreply-site@rosreestr.ru. Өстәмә сүзләр, саннар яисә кушымчалар белән теләсә нинди башка вариацияләр мошенниклар сайтын яисә почтасын аңлата.
МӨҺИМ! Кайчан һәм нинди очракларда Росреестр гражданнар белән элемтәгә керә?
Исәпкә алу-теркәү гамәлләренә документлар кергән очракта, Росреестр мөрәҗәгать итүченең электрон почтасына яисә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына рәсми хәбәрнамә җибәрә.
Физик затлар өчен Росреестрның барлык дәүләт хезмәтләре буенча гариза статуслары кулланучыларга МАХ мессенджерында «Дәүләт хезмәтләре» чат-боты аша җибәрелә (https://max.ru/gosuslugi_bot).
Росреестр хезмәткәрләре гражданнар белән телефоннар, СМС-хәбәрләр, мессенджерлар аша инде кергән документлар буенча мәгълүматны төгәлләштерү кирәк булган очракта гына элемтәгә керә ала. Шул ук вакытта хезмәткәрләр документларда булган барлык мәгълүматлардан хәбәрдар һәм шәхси мәгълүматларны, кодларны һәм сылтамалар буенча күчүне сорамыйлар.
Матбугат хезмәте
Нет комментариев