Су бирү шәһәрнең кайбер районнарында вакытлыча туктатылачак
24 ноябрьдә 9 сәгатьтән 25 ноябрьдә 5 сәгатькә кадәр Чистайның кайбер районнарында салкын су бирү вакытлыча туктатылачак.
Сүндерүнең сәбәбе – су белән тәэмин итү челтәрләрендә авария-торгызу һәм планлы эшләр комплексын үткәрү.
Су бирүне туктату чорында түбәндәге чаралар планлаштырылган. Беренчедән, Бутлеров урамы, 27 һәм Тынычлык урамы, 38 адреслары буенча суүткәргеч челтәрләрендә авария очракларын бетерү үткәреләчәк.
Икенчедән, подряд оешмасы «Минзәлә мелиорациясе» ширкәте тарафыннан Красноармейская урамы – Ржавец яр буе участокларында, шулай ук Красноармейская һәм Пионерская урамнары киселешендә 500 мм диаметрлы үзәк суүткәргечне яңадан тоташтыру эшләре башкарылачак.
Су белән тәэмин итү өзелүгә шәһәрнең түбәндәге районнары эләгә:
Мебельная районы,
Елгачылар поселогы,
шәһәрнең үзәк өлеше,
ЧЧЗ поселогы,
Медиклар йорты,
кирпеч заводы районы,
автовокзал районы һәм пристань.
Нет комментариев