Җәмгыять

Татарстанда юл эшләренә йомгак ясалды

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 2026 елга Юл эшләре программасы нәтиҗәләре турында хисап тотты. «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты тулы күләмдә гамәлгә ашырылган – юл инфраструктурасының 154 объекты яңартылган.

Эшләр Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрен, шулай ук төбәк трассаларын колачлаган. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, Казан агломерациясендә илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 2 млрд сум акча юнәлдерелгән – монда барлык 19 эре объект та төзелеп беткән.

 

Башка агломерацияләрдә дә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелгщн: Яр Чаллыда – 4 объектта, Түбән Камада – 3 объектта эшләр тәмамланган.

Төбәк юлларында 1,4 млрд сумга 43 участок яңартылган. Гамәлгә ашырылган проектлар арасында – Арча–Теләче һәм Казан–Шәмәрдән трассалары. Өстәмә рәвештә 15,5 млрд сумга 85 юл объекты һәм ясалма корылмалар башкарылган.

 

Гомумән алганда, юл эшләре программасы буенча республикада бер ел эчендә 400дән артык объект ремонтланган, үзгәртеп корылган һәм норматив хәлгә китерелгән. 2026 елда юл программасын финанслауның гомуми күләме 97,7 млрд сум тәшкил иткән, шуларның 20,8 млрд сумы илкүләм проектка юнәлдерелгән.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына аерым игътибар бирелгән: монда 7 объектта эшләр төгәлләнгән. Терәк торак пунктларның юл-урам челтәренең 40 объекты норматив хәлгә китерелгән. Моннан тыш, фермаларга, балалар лагерьларына һәм бакча ширкәтләренә керү юллары ремонтланган: эшләр 38 объектта башкарылган, финанслау 1 млрд сум тәшкил итә.

 

Гомуми файдаланудагы юллар төзү һәм реконструкцияләү буенча да югары күрсәткечләргә ирешелде. Барлык объектларда да асфальт-бетон җәелгән.


Нет комментариев