Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Үзгәлеген саклап, шәһәргә үсеш бирергә»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов концепция эшләргә кушты.

«Чистай» мәдәни үзәгендә Чистай тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясе проекты өчен техник биремне проектлау буенча семинар узды.

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренә караганда, республика башлыгы ярты ел элек Чистай тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясен булдыру буенча эшләрне башлап җибәрү турында күрсәтмә биргән.

– Бүгенге көндә Чистай, федераль әһәмияттәге тарихи җирлек буларак, яңа төзелештә куллану өчен шәһәр төзелеше регламентларына таләпләрне эшләүгә мохтаҗ – ул территориянең тарихи-мәдәни тәңгәллеген бозмаска тиеш. Эшләнмә гамәлгә кертелә торган Казанны үстерү концепциясе методикасына таянырга тиеш. Әмма Чистайның шәһәр төзелеше хәле бөтенләй башка булганлыктан, эшләрнең составы аерылып торачак. Безнең максат – шәһәргә уникаль структурасының сакланышын тәэмин итеп, кирәкле үсеш бирү», – дип ассызыклады Олеся Балтусова.

Проектны төп эшләүчесе булырга Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына тәкъдим ителде.

– Безнең команда Чистай һәм Татарстан өчен мөһим булган әлеге проектны гамәлгә ашыра алачак дип саныйбыз. Безнең коллегаларыбыз, шәһәр төзелеше һәм авыл торак пунктларын планлаштыру кафедрасы мөдире А.А. Дембич һәм архитектура-реставрация тикшеренүләре үзәге директоры С.Г. Персованың Казанның тарихи җирлеген үстерү концепциясенең аерым бүлекләрен эшләү тәҗрибәсе бар. Безнең яңадан торгызу, шәһәр төзелеше, дизайн кафедралары белгечләре Әлмәттә территорияләрне комплекслы үстерү проектларында катнашалар, Яшел Үзән, Буа шәһәрләрен төзекләндерүдә эшлиләр, – дип сөйләде архитектура һәм дизайн институты директоры, икътисад фәннәре докторы Анна Романова.

Концепцияне ел дәвамында эшләргә планлаштыралар. Эш Алабугада моңа охшаш проект белән бер үк вакытта алып барылачак.

Семинарда шулай ук Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты, ул проектның эшче төркемен җитәкләде.

– Бүген – тарихи мизгел. Мондый таләпләрне күптән эшләргә кирәк иде. Иске кагыйдәләр шәһәр үзәгендәге төзелешне тоткарлыйлар, буш мәйданнар барлыкка килә. Бүген үз эше осталарыннан торган команда яңа эшкә кереште. Ул чикләүләрне җиңәргә, әмма безнең мирасыбызны саклап калырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез, – диде Дмитрий Иванов.

Семинар кысаларында Казанның тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясе авторлары Олег Маклаков һәм Фәридә Зәбирова, музей-тыюлык, җәмәгать оешмалары, җирле бизнес вәкилләре, актив шәһәр берләшмәләре вәкилләре эшләде.

– Бүгенге семинар җирле яшәүчеләрнең, экспертларның һәм бизнес вәкилләренең мәнфәгатьләрен эшне башлар алдыннан исәпкә алу, эшнең максатын һәм нәтиҗәсен гомуми күзаллау өчен кирәк. Шуңа күрә семинар ике өлештән: Казан һәм Чистай белгечләренең чыгышларыннан, эшче төркемнең җирле берләшмә белән проект эшеннән торды. Тарихи шәһәрне үстерү концепциясенә биремнәрне проектлау кебек катлаулы һәм мөһим эшнең, максатларны формалаштыру этабында актив шәһәрлеләрне һәм белгечләрне җәлеп итеп гамәлгә ашырылуы мөһим, чөнки нәтиҗә тормышка яраклы булырга тиеш, – дип билгеләп үтте семинар модераторы, «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институты җитәкчесе, Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү буенча эшче төркем әгъзасы Марья Леонтьева.

Семинарның беренче өлеше нәтиҗәләре буенча булачак эшнең берничә өстенлеге: шәһәрнең матди һәм матди булмаган аспектларында тәңгәллеген ачу һәм көчәйтү; тарихи җирлек чикләрен раслау, булган шәһәр төзелеше документациясен килештерү; барлык кызыксынулы якларны концепцияне формалаштыруга җәлеп итү; гамәлдәге тарихи корылмаларны актуаль сценарийлар һәм яңа эшчәнлек төрләре белән «җанландыру» формалаштырылды. Шулай ук калган тәкъдимнәрне исәпкә алып, тарихи җирлекне тотрыклы үстерүнең икътисади моделен булдыру, Чистай концепциясе нигезендә гамәлдәге норматив-хокукый базаны үзгәртү һәм тулыландыру буенча тәкъдимнәр эшләү кирәклеге турында теләкләр яңгырады.

 

 

Проект турында белешмә

Чистай тарихи җирлеген үстерү концепциясен булдыру турында карар 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән иде. Эшче төркемгә шәһәр төзелеше, планлаштыру, икътисад, социология һәм мирас өлкәсендәге профессиональ архитекторлар, экспертлар, җитәкчелек итүче түрәләр керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев