Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якты төсләрдә рәсем ясыйлар

"Ватан" хәрби-патриотик тәрбия һәм армиягә кадәрге яшьләрне әзерләү үзәгендә "Экстремизм яшьләр күзе белән" "тере" плакатының конкурсы узды.

Анда катнашу өчен югары һәм махсус уку йортларында укучы студентлар чакырылды.
- Шундый иҗат ярышы оештырып, без кызларның һәм егетләрнең игътибарын экстремизм һәм терроризм проблемаларына юнәлтергә, алар арасында экстремизмга каршы ныклы кәеф формалаштырырга, студентлар арасында әлеге юнәлештә эш формаларын камил­ләштерүгә ярдәм итәргә теләдек, -диде ассызык­лап оештыручы­ларның берсе, "Форпост" җәмәгать тәртибен саклауның яшь­ләр ( мәктәп укучылары) үзәге директоры Лариса Галиева, - гражданлык аңы, активлык күрсәтеп үз мөнәсәбәтләрен белдерүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Иң мөһиме, яшьләр әлеге борчулы темага битараф калмыйлар. Һәр уку йорты вәкилләре үз плакатларын якладылар, үз фикерләрен, уйлануларын логик яктан бер чылбырга төзергә тырыштылар. Кайберәүләрнең кыс­кача гына килеп чыкты, икенчеләре бердәнбер вакыт кысасына сыйдылар. Конкурс эшләренә бәя биргәндә сәнгати башкару дәрәҗәсе, иҗади якын килү, "Тере" плакатның әдәби эчтәлеге һәм тематикасы туры килүне исәпкә алдылар. Жюри фикеренчә, барыннан да элек алар уңай, тормышны раслаучы тәэсирләр тудырырга тиеш.
Үз проблемаларыңа гына чумып күңелсез уйларга бирелү куркыныч, ә бит иң катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлын табарга мөмкин. Ә явызлык экстремизм чорында бөтен яхшыны җимереп күп санлы фаҗигаләргә китерергә сәләтле.
Жюри әгъзалары һәр плакат буенча үз фикерләрен белдерделәр, аларның кимчелекләрен һәм өстенлекләрен, яклау дәрәҗәсен ассызыклап күрсәттеләр. Педагогия көллияте студентлары өченче урынны алдылар. Әлеге җитди, төз гәүдәле яшьләргә каравы да күңелле. Икенче урын А. Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү университетының "Восток" филиалы вәкилләре әзерләгән плакатка бирелде. Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы студентларының конкурс эше иң яхшысы дип табылды, алар җиңүчеләр булдылар. Әйдәгез, без­нең янәшәдәгеләрне бәялик, безне яратучыларны һәм үзебез яраткан кешеләрне саклыйк, алар өчен шатлану һәм яшәү зур бәхет ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев