«Восток» филиалы директоры предприятиеләр ихтыяҗлары өчен белгечләр әзерләү турында сөйли
Мәгариф

«Восток» филиалы директоры предприятиеләр ихтыяҗлары өчен белгечләр әзерләү турында сөйли

Илшат Мөхәммәтҗанов «Восток» филиалының ничек итеп шәһәр предприятиеләренең тормышка ашарлык бурычларын истә тотып белгечләр әзерләве һәм яңа сорау шартларында белем программаларын яңартуы хакында сөйләде

КАИ-КНИТУның Чистай «Восток» филиалы 1987 елдан инженер кадрлар әзерли башлады. Уннарча еллар дәвамында ул күп санлы дәрәҗәле кадрлар әзерләде. Быел җәен Татарстан Республикасы вузлары рейтингында ИТ-юнәлеше буенча Чис­тай филиалы Иннополис һәм КФУ флагман программаларыннан соң тугызынчы урынны яулады. Без КАИ-КНИТУның Чистай филиалы директоры Илшат Мөхәммәтҗанов белән «Восток» филиалының вакыт соравына һәм Чистайның ихтыяҗларына туры китереп ничек кадрлар әзерләве хакында сөйләштек.

 

–Илшат Ринатович, «Восток» Чистай филиалы җирле производствоның ихтыяҗларын һәм үзенчәлек­ләрен ничек истә тота?

– Әзерлек төбәк ихтыяҗ­ларына ориентлашкан һәм бакалаврлар өчен өч юнәлештә алып барыла (болар «Приборлар төзү», «Исәпләү машиналары, комплекслар, системалар һәм челтәрләр» һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек икътисады»), магистрлар өчен – «Санлы производство» профиле буенча. Безнең укытучылар штатында фән кандидатлары һәм докторлары 82 проценттан артык тәшкил итә.

Безнең белем бирү программаларын тормышка ашыруда шәһәрнең эре предприятиеләр вәкилләре – мәсәлән, Андрей Николаевич Доронин, Виктор Иванович Классен да катнаша. Безнең утыз ике мөгаллимебезнең унысы – Чистайның эре предприятиеләре белгечләре. Бу аларга икенче-өченче курстан ук студентларны күзәтергә һәм аларны производство эшчәнлегенә, реаль мәсьәләләрне чишәргә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Беренче-икенче курсларда предприятиеләрнең нәрсә белән шөгыльләнүләрен күрү, үзләрен кызыксындырган предприятиеләрдә производство практикасын үтү өчен сайлау мөмкинлеге булдыру өчен таныштыру экскурсияләре үткәрелә. Өченче курстан алып студентлар укуны хезмәт эшчәнлеге белән аралаштыра башлыйлар, предприятие заданиеләре буенча курс, чыгарылыш квалификация эшләре башкаралар. Ел саен «Бетар», «Восток» НТЦ, «Татполимер» ТПК, «Восток» Чистай сәгать заводыннан, «Вектор» радиокомпаниясеннән һәм башка предприятиеләрдән студентларга темалар тәкъдим ителә. Студентлар производствода үсеш һәм яклау тапкан чыгарылыш квалификация эшләре язалар. Шул ук студентлар аннары анда эшлиләр.

Өлкән курсларда көн тәртибе башкачарак. Ул укуны эш белән берләштерергә, шул ук вакытта чын производство мәсьәләләре буенча квалификацияле хез­мәтләр – дипломнар әзерләргә мөмкинлек бирә. Болар барысы да укуны тәмамлауга безнең эре предприятиеләргә эшкә урнашырга мөмкинлек бирә.

«Восток» фәнни-техник үзәге директоры Андрей Николаевич Доронин, аның урынбасары Владислав Евгеньевич Черножуков, «Бетар» фирмасы директоры Антон Владимирович Зайцев, «Бетар» фирмасының техник директоры Александр Владимирович Зайцев, «Вектор» радиокомпаниясенең директор урынбасары Илья Александрович Просвиркин, «Татполимер» ТПКсы директоры Владислав Александрович Нау­мов, «Восток» Чистай сәгать заводы директоры Иван Анатольевич Грачев – барысы да Чистай КАИ-КНИТУ филиалын тәмамлаучылар. Безнең уку йортының попечительләр советына егерме биштән артык предприятие җитәкчеләре керә. Болар – «Чистай сәгать заводы», «Вектор радиокомпаниясе, «Восток» НТЦ, «Бетар», «Полимер», «Галант», «Восток-Монолит», «Восток-Амфибия», «Камский завод трубной изоляции», «Неп­тун», «КАМА ПЛАСТ» һәм башкалар.

Безнең профессор-укытучылар составы Чистай сәнәгать предприятиеләре ихтыяҗларын истә тотып фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкара. Чыгарылыш студентлары инженерлар, конструкторлар, технологлар, программистлар, производство участоклары начальниклары, шулар исәбеннән әйдәүче белгечләр белән дә эшлиләр. 2025 ел нәтиҗәләре буенча карасак, безнең уку йортын тәмамлаучыларның 98 проценты эшкә урнашкан. Аларга ихтыяҗ зур, шулай да инженер кадрлар җитешми. Безнең эре предприятиеләрнең җитәкчеләре белән даими аралашканга күрә, мин алардан һәрвакыт инженер, конструктор, технолог, Интеренетта товарларны сату буенча белгеч кирәклеген ишетәм…

 

 

–Бәлки сезнең уку йортын тәмамлаучылар Казанга китәләрдер?

– Уку чорында барысы да бездә эшли. Бакалавриат дүрт ел дәвам итә, аннары ике ел магистратура. Әлеге уку һәм эшләү чорында алар тәҗрибә туплыйлар, бу исә аларга зуррак шәһәрләргә ышаныч бе­лән карарга мөмкинлек бирә.

Әйе, безнең уку йортын тәмамлаучылар Чистайда гына түгел, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә, хәтта чит илләрдә дә эшлиләр...

Әмма яшьләр үз шәһәр­ләрендә дә тормыш перспективасын һәм үсешен күрергә тиешләр. Торак мәсьәләсе дә кайвакыт хәлиткеч роль уйный. Чистай тыныч, салмак ритмлы тормыш яратучыларга бик туры килә. Укудан соң беренче өч-дүрт елында белгечләрнең төп өлеше Чис­тайда кала, аларга барысы да ошый.Әмма аннары аларның үз көчләрен башка шәһәрләрдә дә сынап карыйсылары килә.

– Бәлки бу Чистайда ял итү урыннарының аз булуы, мөмкинлекләр аз булудан килеп чыгадыр? Укудан тыш студентлар нәрсә белән шөгыльләнә?

– Актив егет-кызлар үз ялларын һәрвакыт оештыра беләләр. Мин аларга һәрвакыт: күңелле студент тормышын сез үзегез оештырырга тиеш дим. Билгеле, алар арасында бер акыллы остаз булырга тиеш. Әмма барыбер вуз мохитын студентлар үзләре тудыра. Алар – төрле яктан сәләтле яшьләр. Мәсәлән. 2025 елда Татарстан Республикасы вузлары студентлары арасында автомобильчеләрнең рес­публика конкурсында безнең «Восток» филиалы икенче урынны, студентыбыз Кәрим Дәүләтшин шәхси зачетта беренче урынны яулады. Беренче курс студенткасы Анна Лещева өченче урынны алды. Теоретик белемнәр һәм осталык тикшерелде – фигуралы йөртү, парковкалар, менүләр, төшүләр... Ел саен КАИ-КНИТУ филиаллары арасында спартакиадалар үткәрелә. Быел ноябрь аенда Чистайда спартакиада көтелә. Узган ел спартакиадада Елизавета Грачева һәм Әмир Җәләлетдинов шахмат буенча беренче урынны алдылар.

2025 елда 61 студентыбыз халыкара конференцияләрдә катнашты. Безнең студент һәм хезмәткәр Илья Носков «Ел инженеры» республика конкурсында «Приборлар төзү» номинациясендә җиңүче булды. Приборлар төзү буенча Бөтенроссия олимпиадасында безнең студентлар приборлар һәм системалар төзү, программалаштыру номинацияләрендә һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Бөтенроссия инженерлык конкурсында безнең студентлар быел ярымфиналга үттеләр. Бу нәкъ менә чыгарылыш квалификация эшләре, аларга ихтыяҗ конкурсы. Сту­дент­ларыбызның профильле олимпиадаларда җиңүе – барыннан да элек безнең индуст­риаль предприятиеләр белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе, чөнки теоретик әзерлек практик яктан ныгытылган, ә олимпиадаларда практик юнәлешле биремнәр бихисап. Студентлар ел саен безнең район башлыгы стипендиясен алалар, Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте стипендия конкурсларында җиңү яулыйлар. Быел җәен беренче курс студенткасы Евангелина Корчагина «Кадрлар резервы» республика конкурсында җиңү яулады.

 

 

– Уку йортына чис­тайлылар гына түгел, ә башка җир­ләрдән дә укырга керә­ләрдер, мөгаен?

– Әйе, безгә Бөгелмә, Тольятти, Ижевск, Петербургтан, Коми Республикасыннан да киләләр... Бездә Казахстаннан егерме алты кеше белем ала. Анда кызык­лы тарих: Казахстаннан башта ике кеше килде, биредә шундый югары уку йорты барлыгын белгәннәр, шуларның берсе ир туганын, икенчесе туганнан туган энесен алып килгән – һәм менә шулай ишетеп килә башладылар. Алар безгә укырга керергә әзерләнү өчен безнең укыту-методик әсбаплар буенча махсус шөгыльләнгәннәр. Һәм, әлбәттә, бөтен Кама аръягы зонасы: Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск, Биләр, Кама Аланы, Спас районы... Ямал-Ненец автоном округыннан да студент бар – ул безгә укырга килгән, чөнки аның Чистайда туганнары яши. Чит шәһәрләрдән укучылар өчен торак мәсьәләсе һәрвакыт кис­кен тора. Бездә тулай торак юк, әмма безнең студентлар торак фонды фатирларында яшиләр, аларга торак бирелә.

– Бюджет урыннары күпме?

– Быел бездә приборлар төзү һәм информатика, исәпләү техникасы юнәлешләренә 20шәр бюджет урыны, магистратурада 19 бюджет урыны бар.

– Бакалавриат һәм магист­ратураның нинди үзенчәлек­ләре, аерымлыклары бар?

– Бакалавриат – югары бе­лемнең беренче баскычы, урта звено. Болар – инженерлар, конструкторлар, технологлар. Әмма баш конструктор, баш технолог, предприятиеләр җитәкчеләре – магистратура дәрәҗәсендәге кешеләр яки белгечләр. Шулай булгач, бакалавриат карьера үсеше планында билгеле бер чикләүләр куя. Студентларның 40 проценты бездә магистратурага бара.

– Сез үзегез өчен студентлар әзерлисезме? Мәктәпләр белән хезмәттәшлек итәсезме?

– Әйе, хезмәттәшлек итәбез һәм безнең бурыч – талантлы балаларны мөмкин кадәр күбрәк табу. Бездә математика, физика, информатика, җәмгыять белеме буенча укучыларны югары уку йортына әзерләү үзәге бар. Югары сыйныф укучыларын бездә, югары уку йортында, инженер сыйныфында әзерлиләр. Алар Arduino программалаштыруны, эретеп ябыштыру станцияләрен, 3D-модельләштерүне һәм башкаларны өйрәнәләр, ягъни алар, мәктәптә укыганда ук, үзләрен инженер сыйфатында сынап карау мөмкинлеге алалар. Шулай ук филиал «Яндекс-лицей»ның аккредитацияләнгән мәйдан­чыгы булып тора. Конкурс аша сайлап алынган балаларга Python телендә түләүсез белем бирелә һәм уку тәмамлангач, алар башлангыч дәрәҗәдәге программистлар дипломнарын алалар. Апрель аенда бездә ел саен Ачык ишекләр көне уза, анда мәктәп укучылары шәһәрдә шундый производстволар барлыгын үз күзләре белән күрсеннәр өчен предприятиеләр үз продукцияләре күргәзмәсен оештыралар, яңа технологияләр турында сөйлиләр.

Узган елдан башлап без шәһәребез укучылары өчен югары катлаулылыктагы БДИ бурычларын хәл итү буенча бушлай мастер-класслар үткәрәбез, бу балалар имтиханны мөмкин кадәр яхшырак тапшыра алсын өчен эшләнә. Укытучыларыбыз физика, математика, информатика дәресләрен технологик юнәлешле сыйныфларда, инженерлык сыйныфында, мәсәлән, 2нче лицейда үткәрәләр. Ел саен май аенда чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен кунак кичәсе уздырабыз, анда мин әзерлек юнәлешләре, агымдагы елның кабул итү кампаниясендәге үзгәрешләр турында сөйлим. Ә мондый очрашуларда катнашкан предприятие җитәкчеләре ата-аналарга предприятиеләрдә нәрсә белән шөгыльләнүләрен һәм аларның балалары, әгәр безгә укырга керсәләр, нәрсә белән шөгыльләнәчәген сөйлиләр.

Узган ел без беренче директорыбыз Алексей Иванович Чехонадских истәлегенә беренче тапкыр инженерлык турниры уздырдык. Анда 160тан артык бала катнашты. Конкурс нәкъ менә укучыларның инженер-техник белем алуга омтылышын билгеләү максатында үткәрелде. Чишәргә кирәк булган кейслар бар иде, алар өч блоктан торды һәм балаларның аларны ничек хәл итүләреннән аларның һөнәри һәвәслекләрен аңларга мөмкин иде.

 

 

– Сез үзегез Чистайда укыдыгызмы?

– Мин үзем биредә приборлар төзү юнәлешендә көн­дезге бүлектә һәм икътисад юнәлешендә читтән торып укыдым. КАИда аспирантураны тәмамладым, диссертация якладым һәм хәзер монда эшлим.

– Филиалның төп бурычын нинди итеп күрәсез?

– Безнең беренче бурычыбыз – предприятиеләрне квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү. Моның өчен Попечительләр советы җыела, без ихтыяҗларны тыңлыйбыз һәм уку программаларыбызны актуальләштерәбез, шул исәптән оборона сәнәгате өчен эшләүче предприятиеләр өчен дә. Бу – электрон системалар конструкцияләү, гамәли механика, схема техникасы, мәгълүматны саклау, микроконтроллерлар. Өстәвенә, безнең белем бирү юнәлешләре бик тиз үсә һәм әгәр син ике ел процессны күзәтмәгәнсең икән, син инде артта калгансың. Шулай булгач, без уку йортыбызны тәмамлаган  студентлар сорала торган белгечләр булсыннар өчен, барлык үзгәрешләрне тиз арада үз программаларыбызга кертергә тырышабыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев