Чистайда суд инвалид ир-атка элеккеге хатыныннан алимент түләтүне кире какты
Кеше һәм закон

Чистайда суд инвалид ир-атка элеккеге хатыныннан алимент түләтүне кире какты

Суд карары законлы көченә кермәде

Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды җирле кешенең элеккеге хатыныннан алимент түләтү турындагы дәгъвасы буенча гражданлык эшен карады. Ир-ат хезмәткә яраксыз, мохтаҗ зат буларак, үзен карап тотуга айлык түләүләрне акчалата суммада билгеләүне сораган, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

 

Эш материалларыннан күренгәнчә, яклар арасындагы никах җәмәгать судьясының читтән торып кабул ителгән карары нигезендә таркалган. Никах чорында дәгъвачыга гомуми авыру буенча II төркем инвалидлык билгеләнгән. Сәламәтлеге торышы буенча ир-ат эшли алмый, аның бердәнбер керем чыганагы булып инвалидлык буенча иминият пенсиясе һәм социаль түләүләр тора. Алар, аның сүзләренә караганда, төп ихтыяҗларын каплау өчен җитәрлек түгел.

 

Үз таләпләрен нигезләп, дәгъвачы элеккеге хатынының рәсми рәвештә эшләвен, айлык кереме якынча 30 мең сум, шулай ук шәһәр читендә күчемсез милеге һәм автомобиле барлыгын белдергән һәм моның аңа алимент түләргә мөмкинлек бирүен күрсәткән.

 

Әмма суд, эш шартларын өйрәнеп, дәгъваны канәгатьләндерү өчен хокукый нигезләр булмау турындагы нәтиҗәгә килә. Ачыкланганча, дәгъвачыга хәтта авыру булганда да тәкъдим ителгән хезмәт шартларында эшкә урнашырга мөмкинлек бар. Моннан тыш, җавап бирүченең матди хәле аңа элеккеге иренә алимент түләргә мөмкинлек бирми.

Суд карары законлы көченә кермәгән.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев