Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбызның яңа китабы

Безнең якташыбыз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Исмәгыйлеваның күптән түгел рус телендә яңа "Мелиорация в Татарстане" исемле китабы дөнья күрде.

Бу - зур тикшеренү эше нәтиҗәсе, танылган журна­листның иҗатында бөтенләй башка юнәлеш. Югары бәя алган шактый кыю проект. Татарстанда мелиорациянең үсеше турында сөйләүче, бу тармакны төзүнең барлык этапларын һәм үзенчәлекләрен чагылдырган бу китапка охшаш башка китап юк. Әлбәттә, Рәзинәгә материаллар җыярга гомерләренең дистәләрчә елларын бу тармакка багышлаган белгечләр булышкан. әмма китапның барлыкка килүе - бу аның тырыш хезмәте, үҗәтлеге, үзе өчен яңалык ачарга омтылуы нәтиҗәсе. Безнең республикада бик аз каләм осталары үзләренә әлегә кадәр таныш булмаган дөньяга керергә батырчылык итәр иде - менә шулай дип яза үзенең бәяләмәсендә "Татарстан" журналының баш мөхәррир урынбасары, "Татарстанда җирле үзидарә" журналының баш мөхәррире Нияз Әхмәдуллин.
Рәзинә Исмәгыйлева студент чагыннан бирле "Сабантуй" (элеккеге исеме - "Яшь ленинчы") республика балалар-үсмерләр газетасында эшли, бүгенге көндә баш мөхәррир урынбасары. Ул һәрвакытта да балаларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү, аларны социаль яклау, ялларын оештыру мәсьәләләрен актив күтәрде. Әхлакый-этик темаларга язды. Аның иҗади байлыгында - "Сөенче" балалар өчен коллектив җыентык, "Язучылар - балаларга" аудио-компакт диск, "Ялгышма" һәм"Үз телем" газеталарына махсус кушымталар чыгару, республикадан читтә яшәүче малайлар һәм кызлар өчен булган программаларга сценарийлар язу. Матур проект - "Чистаем - Родной Чистополь" китабы чыгару идеясе дә аныкы. Бүгенге көндә аның икенче өлеше өстендә эш алып барыла, бу үзенчә туган якка, аның мактаулы кешеләренә булган мәхәббәтне, аларның тырышлыклары, эш сөючәнлекләре, иҗади сәләтләре, бай эчке дөньялары белән соклануны күрсәтүче билге булып тора. Рәзинә Әхтәм кызы үзе безнең районда, Татар Баганалысы авылында туып үскән, кече ватаны белән горурлана, балачактан ук кадерле һәм газиз булган нәрсәләрне йөрәгендә саклый. Чистайда соңгы вакыттагы уңай үзгәрешләр дә аны шатландыра.
Казан дәүләт университетында Рәзинә Исмәгыйлева белән без бер чорда укыдык, шуңа күрә әлеге китапны күрү - безнең өчен аеруча зур шатлык. Рәзинәнең үзенә энергия, тынгысызлык хас, бу хакта аның җәмәгать тормышында даими катнашуы сөйли. Ул балалар өчен хәйрия акцияләре оештыра, ТР Журналистлар берлегендә эш алып бара. Аны яңа китабы белән ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар, яңа иҗат үрләре, каләменең үткен булуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев