Җәмгыять

XI Милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы: ясалма фәһем медиа эшен ничек үзгәртә

Казанда узган XI Милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумында ясалма фәһемне медиада куллануга багышланган сессия узды

Спикер булып «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгының видео җитештерү дирекциясенең ясалма фәһем юнәлеше җитәкчесе Александр Петров билгеләнде.

«Бүгенге көндә төп осталык – бурычларны дөрес формалаштыру. Хәтта гади хезмәткәр өчен дә дөрес бурыч кую мөһим: төгәл техник биремнән башка нәтиҗә сыйфатсыз булачак. Ясалма фәһемгә сорауны дөрес формалаштыра белү – беренче кирәкле күнекмәләрнең берсе», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Александр Петров тыңлаучыларга үзе эшләгән ясалма фәһем агентларын тәкъдим итте. Алар видео монтажлауны гадиләштерергә, субтитрлар, сурәт, тавыш генерацияләргә мөмкинлек бирә һәм күп кенә башка бурычларны үти.

«Бу журналистларга игътибарны механик эшкә түгел, ә иҗатка, анализга һәм теманы тирәнрәк өйрәнүгә юнәлтергә мөмкинлек бирә», – дип белдерде ул.

Татар-информ


Нет комментариев