Чистай районында ял көннәрендә өч янгын чыккан
Вакыйга

Чистай районында ял көннәрендә өч янгын чыккан

Икесе – шәһәрдә, берсе авыл җирендә булган

Узган ялларда Чистай районы территориясендә өч янгын очрагы теркәлгән. Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр. Ике янгын – шәһәрдә, берсе авыл җирендә чыккан.

7 ноябрь көнне көндез Мичурин урамындагы файдаланылмый торган бинада ут чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә 2 кв. м мәйдандагы эчке бүлмә яна торган булган. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына караганда, янгын чыгуның сәбәбе билгесез затның ут белән сак эш итмәве булган.

Шул ук көнне 23 сәгать 13 минутта Түбән Кондрата авылында торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.

 

– Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны, мунча һәм сарайны ут чолгап алган булган. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана, – дип аңлатма бирде күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.

 

Фото: Янгыннарда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк
Фото: Янгыннарда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк

 

8 ноябрьдә кичендә Чистайның Первомайская урамы тыкрыгындагы торак сектор территориясендә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, мунча яна торган булган. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

 

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерәләр. Янгын чыгу билгеләре ачыкланганда кичекмәстән 101 яки 112 номерына шалтыратырга кирәк.


Нет комментариев