«Статус» психология үзәге «Мин дә булдырам!» проекты кысаларында яшьләр өчен очрашу оештырды
Әлеге чара ачык «лайфстайл» – әңгәмә форматында үтте. Биредә үзәк директоры Ольга Фомина һәм чакырылган эксперт «Ватан» үзәге тренеры Марсель Галиев спикерлар буларак чыгыш ясадылар.
Кунакларны очраклы рәвештә генә җыймадылар. Марсель Гомәр улы, медицина белеме булуга карамастан, үз карьерасын аңлы рәвештә үзгәрткән. Аның бу адымы үзенчәлекле: биредә төп «пациент» булып кешенең характеры, ә дәвалауның төп методы булып чынбарлыктагы гамәлләре тора.
Җанлы һәм ышанычлы әңгәмә барышында экспертлар белән бергәләп барлык катнашучылар да нинди юнәлешләрнең үсәргә ярдәм итүе, ә ниндиләренең үсешне тоткарлауларын ачыкладылар. Марсель Галиев профессиональ спортчыга җиңү өчен ихтыяр көче, үҗәтлек, стрессларга каршы торучанлык кебек сыйфатлар хас булырга тиешлеге хакында аңлатты.
Спорт биеклекләрен яулау булсынмы яисә үз бизнесыңны булдырумы – тормышның теләсә кайсы өлкәсендә дә «Чемпион фикерләве» кулланыла.
Эшне башларга комачаулык итүче куркыныч нәрсәләргә: ялган исем белән йөрү синдромына, уңышсызлыкка очрау һәм «идеаль дүшәмбе»не көтү гадәтләренә аерым блок багышладылар. Спикерларның төп нәтиҗәсе: идеаль мизгел булмый, бары «монда һәм хәзер» генә бар. Экспертлар шулай ук физиологик база – йокы, туклану һәм тән сәламәтлеге турында кайгыртмыйча, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаячагы турында да искә төшерделәр. Спикерлар фикеренчә, ресурслык халәте – бу теләсә нинди эш өчен ягулык ул.
Очрашу уңай нотада узды. Биредә катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап табып кына калмыйча, эшләренең конкрет планын, шулай ук үз-үзеңне үстерүгә саллы импульс да билгеләделәр.
Нет комментариев