Авыл хуҗалыгы

Татарстан игенчеләргә ярдәм итү өчен 400 млн сумнан артык акча алачак

Бүлеп бирелгән акчалар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә агротехнологик эшләр башкару чыгымнарының бер өлешен компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк

Россия Хөкүмәте Татарстанга 2027 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар үстерүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен 401,1 млн сум бүлеп бирде.

 

Акчалар агротехнологик эшләргә тотылган чыгымнар өлешен компенсацияләүгә юнәлдереләчәк. Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

 

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстанга иң зур субсидия каралган. Мәсәлән, Оренбург өлкәсе 328,1 млн сум алачак, Түбән Новгород – 271,1 млн сум, Самара – 268,2 млн сум. Мордовиягә ярдәмгә – 235,2 млн сум, Удмуртиягә – 48,4 млн сум, Чувашиягә 11,7 млн сум юнәлдереләчәк.

 

Финанслау көзге бөртекле культураларны җитештерүнең җәлеп итүчәнлеген саклап калуга юнәлдерелгән.

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына төбәкләр белән субсидияләр бирү турында килешүләрне күрсәтмә басылып чыкканнан соң 30 календарь көн эчендә төзү йөкләнде. 2027 елның 1 мартына кадәр ведомство хөкүмәткә бүлеп бирелгән акчаларны максатчан һәм нәтиҗәле куллану турында доклад тапшырырга тиеш.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев