Оперуполномоченный җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итү аның өчен нәрсә аңлатканын сөйләде
Җәмгыять

Оперуполномоченный җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итү аның өчен нәрсә аңлатканын сөйләде

Эчке эшләр органнары хезмәткәре көнендә без Чистайдан полициянең өлкән лейтенанты Рәдис Хөснетдинов белән аралаштык

10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнендә хезмәткәрләр үз эш урыннарында хезмәт итәләр, гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген саклыйлар. Аларның берсе – җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты Рәдис Хөснетдинов.

Рәдис Хөснетдинов өчен хокук саклау органнарында хезмәт 2022 елда, армиядән кайткач башлана, анда ул Инженер гаскәрләрендә хезмәт иткән булган. Хәрби хезмәт аңа ошый, ул контрактка кул кую мөмкинлеген җитди карый, ләкин нәтиҗәдә башка юл сайлый – үзен Эчке эшләр министрлыгында сынап карарга була.

Ул хезмәтен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә патруль-посттан башлый. Эшнең күп өлеше урамнарны төнлә патрульлек итүдән, тәртип бозучыларны тоткарлаудан, шәһәр халкының тынычлыгын тәэмин итүдән тора. Эш җитди һәм динамикалы: ул тиз арада дөрес карарлар кабул итүне һәм, әлбәттә, иптәше белән командада эшләүне таләп итә.         

  • – Курыкмаска, хәлгә карап эш итәргә, авырлыкларны җиңәргә һәм даими рәвештә һөнәри яктан да, шәхсән дә үсәргә кирәк, – дип билгеләп үтә Рәдис Рөстәм улы.

Яшь һәм перспективалы хезмәткәрне бүлек җитәкчелеге күреп ала һәм милеккә каршы җинаятьләрне ачуда махсуслашкан җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә оперуполномоченный вазифасына күчәргә тәкъдим итә. Бу бүлек урлашулар һәм талауларны ачу белән шөгыльләнә.

  • – Миңа бу бүлеккә күчәргә тәкъдим килгәч, әлбәттә, мин шатландым. Мине һәрвакыт оператив эш җәлеп итте, минем өчен ул хәвеф, дәрт һәм гамәлләр тәртибе белән ассоциацияләнде», ди полициянең өлкән лейтенанты.

Аның өметләре аклана: ул менә дигән, дус-тату профессионаллар коллективына эләгә һәм беренче көннәрдән үк эшкә керешә.

Беренче ачкан эшләренең берсе – гаражлардан әйберләр урлау сериясе була. Полициянең кизү частенә шәһәр халкыннан берьюлы берничә гариза керә. Зыян күрүчеләр сүзләренә караганда, җинаятьчеләр йозакларны ватып кергәннәр яки гараж диварларын сүткәннәр, шиннар һәм металл урлаганнар. Катлаулы оператив чаралар нәтиҗә бирә: урлауда шикләнелеп, 18 яшьлек өч егет тоткарлана. Сорау алу барышында аларның берсе 2023 елда гараждан мопед урлаганын сөйли. Калганнары бер ел элек кылынган берничә җинаятькә катнашы булуларын таный.

Оперуполномоченный Рәдис Хөснетдинов ачкан тагын бер буталчык җинаять эше – төзелә торган йортлардан электр эш коралларын урлау. Полициягә алты зыян күрүче мөрәҗәгать иткән, аларның болгаркаларын, шөреп боргычларын, бензопычкы һәм дрельләрен урлаганнар. Барлык урлашулар бер сценарий буенча диярлек, төнлә, барысы да йоклаганда башкарылган, җинаятьчеләр төзелә торган йортларга ишекләрне яки тәрәзәләрне ватып кергәннәр. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан күп санлы кешеләрне – беренче чиратта мондый җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрне, шулай ук күршеләрне һәм хәтта үтеп баручыларны эшкәртү буенча зур эш башкарыла. Оператив чаралар нәтиҗәсендә шикләнелүче – 45 яшьлек җирле кеше эзенә чыгалар. Өстәвенә, элек ир-ат җаваплылыкка тартылмаган булган. Яшәү урыны буенча тентү вакытында аңарда бик күп урланган электр эш кораллары табыла, аларның кайберләре хәтта урланган дип белдерелмәгән дә булган, шуңа күрә зыян күрүчеләрне эзләргә туры килгән.

Тикшерү гамәлләре барышында полиция хезмәткәрләре тоткарланучының шулай ук алтын эшләнмәләрне урлауга катнашы барлыгын ачыклаганнар. Шәхси йорттан кыйммәтле әйберләрне урлау турында гаризаны бер җирле хатын-кыз язган: ул 100 000 сумнан артык суммага алтын әйберләр урланганын белдергән. Җинаять берничә ай ачылмаган булган. Тоткарланучының катнашын үткәрелгән экспертиза раслый һәм ул үз гаебен таный. Урланган бөтен алтынны ул саткан, әмма судтан соң барлык зыян күрүчеләргә китерелгән зыянны тулысынча каплаган.

–Миңа калса, оператив эш – ул һөнәр генә түгел, ә тулы фидакарьлек һәм аерым күңел халәте, – дип саный җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные Рәдис Хөснетдинов. – Җинаятьләрне ачу вакытында кичергән хисләрне гадәти тормышта таба алмыйсың. Бу өлкәдә уңышлы булу өчен бу эш белән чын-чынлап яшәргә кирәк. Җитди, резонанслы җинаять кылынганда аны ачуга барысы да – гади хезмәткәрләрдән алып җитәкчелеккә кадәр җәлеп ителә. Монда кемнең территориясе яки җаваплылык зонасы булуы мөһим түгел: хәтта ялда булганнар да эшкә кушыла. Без бердәм команда, минем өчен бу мөһим. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне һәм хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Барысына да нык сәламәтлек, иминлек, шулай ук җинаятьләрнең һәрвакыт ачылуын телим.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте


Нет комментариев