Агымдагы елның гыйнварыннан ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы сулыкларында 87 очрак теркәлгән. 71 кеше һәлак булган, шуларның алтысы – балигъ булмаган бала. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – республиканың кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев хәбәр итте
Ул билгеләп үткәнчә, 29 кешене, шул исәптән сигез баланы коткарып кала алганнар. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында төбәктә суда 88 очрак теркәлгән, 79 кешенең гомере өзелгән.
Быелгы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре арасында белгеч җиһазландырылмаган урыннарда коенуны аерып күрсәткән: шул сәбәпле 29 кеше һәлак булган. Тагын 31 кеше сәламәтлек белән бәйле проблемалар яки исереклек аркасында суга егылып төшеп батып үлгән.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев