Булачак машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәләре турында аңлаттылар
Җәмгыять

Булачак машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәләре турында аңлаттылар

Автомәктәпләрдә Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре белән кисәтү очрашулары бара

Чистайда төрле яшьтәге автомәктәп укучылары өчен әңгәмәләр циклы бара. Дәресләрне Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, шул исәптән начальник, пропаганда буенча инспектор һәм «Юл хәрәкәте миминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре алып баралар. Булачак машина йөртүчеләргә кагыйдә бозуларның нинди аварияләргә китерергә мөмкин булуын аңлаталар.

  • – Без фотографияләр белән беркетелгән конкрет, чын вакыйгалар турында сөйлибез. Кайвакытта гади генә булып тоелган кагыйдә бозу да куркыныч аварияләр китереп чыгарырга мөмкин. дип сөйли Дәүләт автоинспекциясенең бүлек начальнигы, полиция майоры Дмитрий Зинин. – Мәсәлән, әгәр дә азрак тизлекне арттырсаң, җәяүлегә юл бирмәсәң, руль артында телефоннан сөйләшсәң, төзәтә алмаслык фаҗигаләр килеп чыгарга мөмкин.

Шулай ук автомәктәптә белем алучылар белән еш кабатлана торган ялгышларны да тикшерәләр: болар – тизлек режимын сакламау, каршы як полосага чыгу ( машинаны узып киткән очракта да), җәяүлеләр юлларын үтеп китү ( аеруча балалар учреждениеләре янында), тотып тору җайланмаларыннан башка балаларны йөртү, хәрәкәт иткәндә телефоннан файдалану, машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлек каешларын эләктермәү.

– Шулай ук без әңгәмә барышында бозулар өчен нинди административ штрафлар һәм башка санкцияләр янавы, җитди очракларда җинаять җаваплылыгы турында да искә төшерәбез, – дип билгеләп үтә һәм «Юл хәрәкәте миминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең кисәтү эшләре бүлеге начальнигы Светлана Рясова.

Әңгәмә барышында соңгы тугыз ай эчендә юл-транспорт вакыйгалары саннары, шулай ук төрле сәбәпләрне, аларның нәтиҗәләре һәм аварияләрне бетерү юлларын ачыклап, конкрет мисаллар китерделәр.


Нет комментариев