Татарстан Мөслимәләр берлеге җәмгыятьтә ялгызлык проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән «Профессиональ яучылар институты» проектын тормышка ашыра башлады
Татарстан Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге башлыгы, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина аңлатканча, бүгенге көндә ялгызлык мәсьәләсе нәтиҗәле хәл ителми, аерылышулар саны теркәлгән никахлар саныннан күбрәк, ә бу өлкәдә квалификацияле белгечләр юк диярлек. Шуңа күрә проектны бөтен Татарстан Республикасы буенча эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителгән.
Проектның беренче өлешендә Татарстанның 20 районында абыстайлар арасыннан рәсми яучылар билгеләнгән. Алга таба бу тәҗрибәне бөтен республикага тарату көтелә. Киләсе этапта яучылар өчен белем бирү семинарлары үткәреләчәк.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев