Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волонтерлар ветераннар һәм балалар өчен бәйрәм оештырдылар

"Тормыш, мин сине яратам" дигән инициатива төркеме сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен балалар йортында тәрбияләнүчеләргә кунакка чакырды.

Бу ике буын өчен күңелле очрашу булды, шатлык минутлары, үзара аңлашу бүләк итте. Волонтерлар үз яннарына ветераннар һәм балалар язмышына битараф булмаган кешеләрне берләштерә алдылар. Аларның чарада катнашырга чакыруларына вокалчылар һәм кадет мәктәбендә укучылар, "Наз" хореография коллективы һәм 5 нче мәктәпнең тимурчылар отряды ризалык бирделәр һәм менә дигән номерлар әзерләделәр. Сәнгать мәктәбендә укучылар ветераннарның портретларын ясап, аларга бүләк иттеләр. Моннан кала, махсус әлеге очрашуга әзерләнгән үз эшләрен тапшырдылар.
Үз куллары белән ясалган сувенирларны кунакчыл хуҗалар кадерле кунакларга бүләк иттеләр, ә аннан соң бәйрәм өстәле артына чакырдылар, анда җылы аралашу дәвам итте. Ә бәйрәм матур һәм символик мизгел белән тәмамланды - күккә ак күгәрченнәр һәм төрле-төрле шарлар очырдылар.
-Безнең инициатива төркеме күптән түгел генә Алексеевскидагы изге Алексей чиркәве проторие Павел фатихасы белән оештырылды. Без балалар йортында тәрбияләнүчеләрне үз канатыбыз астына алдык. Бу вакыт эчендә дуслашып өлгердек, аралашуыбыз киләчәктә дәвам итәчәк.
Май бәйрәмнәрендә ветераннарның яшьләр белән очрашуын оештырырга булдык, тегеләре дә, болары да аралашуны югары бәялиләр. Без 15 кеше чакырдык, сәламәтлекләре буенча килә алмаучыларның өйләренә барып бүләкләр тапшырдык. Кызганычка каршы, ветераннарның сафы сирәгәя. Күптән түгел без сугышта катнашучы Николай Петрович Чернышев янында булдык, бәйрәм белән котладык, ә тиздән аның вафат булуы турында хәбәр алдык.
Очрашуны оештырырга ярдәм итүчеләрне, транспорт белән тәэмин итүчеләрне, бүләк алуга акча бирүчеләрне, үз таланты белән шатландыручылар­ның барысына дә рәхмәт белдерәсем килә.
Ветераннар Евдокия Петровага, Николай Вилковка, Анна Саксоновага, Аркадий Доронинга, Николай Кузнецовка, Прасковья Евдокимовага, безнең белән аралашу мөмкинлеге табып, үз хатирәләре белән уртаклашучыларның барысына да зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев