Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волонтерлар хезмәте сорала

Ирекле хезмәт биржасы игелекле эш башкаруын дәвам итә.

Яшьләр үзәге базасында әлеге республика проекты үткән ел эшли башлады. Аны тормышка ашыру барышында волонтерлар игелекле эшләр башкаруда активлык күрсәттеләр, бу турыда ярдәм алучыларның уңай фикерләре сөйли. Бу хакта яшьләр үзәгендәге түгәрәк өстәл янындагы очрашу вакытында ассызык­лап әйтелде. Муниципаль районда ирекле биржалар эше турындагы сөйләшүгә социаль, медицина учреждениеләре вәкилләре чакырылды.
-Проект үзе төгәлләнсә дә, безгә ярдәм күрсәтүне сорап шалтыратулар керүен дәвам итә, - дип сөйли "Тормыш" ирекле хәрәкәте үзәген җитәкләүче Наталья Девятова. - Алар арасында ялгыз, авыру пенсионерларга, инвалидларга өйдә ярдәм күрсәтергә теләүче безнең волонтерлар да бар. Һәм без әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә булдык.
Көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә теләүче энтузиастлар бар, алар өчен кешенең чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре барысыннан да өстенрәк. Әмма кайберәүләр ирекле ярдәм итүчеләргә ничектер сагаебрак карыйлар. Шундый очраклар да була, кайберәүләр бушлай эшче көчтән тулысынча файдаланып калырга теләп кызларга һәм егетләргә булган барлык эшләрне дә өяргә әзер. Аларның фикеренчә, волонтерлар сораган бөтен нәрсәне дә эшләргә тиеш. Шундый аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, алдан ук эшләрнең төгәл төрләрен билгеләргә кирәк. Ирекле нигездә гражданнарга күрсәтелә торган социаль хезмәтләр реестрына социаль-көнкүреш, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, транспорт хезмәтләре керә. Инвалид балалар өчен волонтерлар ярдәме бик яхшы булыр иде, өйгә алар янына бару яңа шатлыклар, яңа аралашулар, яңа хисләр алып килә. Үзенчәлекле характердагы хезмәтләр дә бар, мәсәлән, авыру кешене карау. Аны медицина училищесы студентлары яхшырак башкара.
Ничек кенә булмасын, ирекле хезмәт биржасы кирәк һәм әһәмиятле, шунысы яхшы, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүче теләсә кайсы эшкә алынучы волонтерлар бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев