Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Варислар сафына басып тантаналы ант итәм

Узган шимбәдә Татарстанның варислар союзы төзелүгә 22 ел тулды.

Әлеге вакыйгага багышланган тантаналы линейка балалар һәм яшьләр иҗат йортында булды. Гадәткә кергәнчә, ел саен бу көнне шәһәр һәм район авыллары мәктәпләренең бишенче сыйныф укучылары варислар союзына керәләр. Аларга тантаналы шартларда өч төстәге галстуклар бәйлиләр. "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, әлеге галстуклар үзенә күрә байрак кисәкчеге.
- Яшь варисларның девизы - "Көн саен яхшы эшләр эшлә", - ди яшьләр һәм балалар иҗат йортында өлкән сыйныф укучылары белән эшләү буенча бүлек мөдире Зоя Липатова. - Әлеге балалар максатка омтылучан, танып белергә тырышалар, теләсә нинди кызыклы башлангычны якларга әзерләр.
Безнең яңа танышларыбыз әлеге сыйфатларга тулысынча туры киләләр. Артем Краев, Семен Степанов, Костя Заиконников кадет-интернат мәктәбендә укыйлар һәм яңа союзга керүдә зур өметләр көтәләр. Малайлар фикеренчә, варис булу - димәк, яхшы уку, барлык мәктәп эшләрендә дә актив катнашу, инициатива күрсәтү һәм бары тик яхшылыкка гына омтылу.
Без, өлкәннәр, өчен пионер җыеннары балачакның якты мизгеленә әверелде. Әлеге оешмага кабул итү әһәмиятле вакыйга. Күңелләр яхшы омтылышлар, энтузиазм белән тулы. Байрак чыгару, девизлар әйтү, тантаналы ант бирү, болар барысы да бүгенге малайлар һәм кызлар өчен бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып тора. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова да аларны әлеге бәйрәм белән котлады. Үзләрен варислар союзының иң лаеклы әгъзалары итеп күрсәткән күп кенә яшьләр иҗади потенциаллары, балалар хәрәкәтен үстерүдә актив катнашулары өчен билгеләп үтелделәр. Аларның армиясе сәләтле, өлкәннәрне укудагы уңышлары белән шатландыручы шәхесләр, спортчылар белән тулыланды.
Слет тәмамланганнан соң мәктәп укучыларын залга чакырдылар, биредә аларга Казанда узачак Универсиада турында кинофильм күрсәтелде.
Бүгенге кызлар һәм малайлар еллар узганнан соң да без өлкән буын вәкилләре - үзебезнең пионер балачагын искә алган кебек варислар союзын искә төшерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев