Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул укытучы исемен горур саклый

Бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтүче коллегабыз, Иске Роман урта мәктәбе директоры Роберт Шәфигулла улы гомерен туган авылына, туган авылы мәктәбенә багышлаган шәхесләрнең берсе.

Зур хөрмәткә ия булган Роберт Сабитовны юбилей тантанасы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Хезмәттәшләр яраталар Сезне,
Бары хөрмәт, рәхмәт - күңелдә.
Гомернең заяга узмаганын
Күрсәтәсез матур эшләрдә.
«Берәүне дә игътибарсыз калдырмый, һәркемгә ярдәм итә», - ди аның турында һәркем. Коллектив, авыл халкы, укучылары арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, төпле акыллы, һәрвакыт киңәш­кә, ярдәмгә әзер, тәртип яратучы директор ул Роберт Шәфигулла улы Сабитов.
Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың, һаман алга атладың;
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
Менә инде 27 ел мәктәп бусагасыннан укытучы-мөгаллим буларак атлап керә ул. Шуның 19 елы- мәктәп директоры вазифасында.
Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.
Роберт Шәфигулла улы директорлык иткән чорда мәктәп яшь, белемле кадрлар белән тулыланды. Һәр елны мәктәп яңа уку елына әзерлек буенча приз­лы урыннарны алып килә. Аның намуслы хезмәте төрле елларда район башлыгының, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән ми­нистрлыкларының Мактау грамоталары белән, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бәяләнгән.
Ул белем биргән, тәрбияләп чыгарган укучылары-күпләгән профессия кешеләре бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саныйлар, ел саен яратып, очрашуларга чакыралар.
Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә
Чын күңелдән «Рәхмәт!»-дисәләр.
Вөҗданың пакь, намусың саф булып,
Хезмәтеңә башын исәләр.
Бер карасаң, гади генә хезмәт юлы кебек. Шул гади генә юлда күпме игелек кылынган да, үткәннәр ак җеп булып сузылган!
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик якын һәм кадерле син!
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен!
Хөрмәтле Роберт Шәфигулла улы! Без Сезнең кебек киң кү​ңелле, олы йөрәкле, кешелек­ле, сине аңлаучы җитәкче белән эшләгәндә канәгатьлек, хезмәтеңне үтәүдә күңел рәхәтлеге алабыз. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып калыгыз. Без сезне чын күңелебездән туган көнегез-юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай