Татарстан буенча 2027 елда яшәү минимумы күләме 17 193 сум тәшкил итәчәк
Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2027 елга яшәү минимумы күләмен билгеләде. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Расланган документ нигезендә, тулаем Татарстан буенча 2027 елда яшәү минимумы күләме 17 193 сум тәшкил итәчәк. Хезмәткә яраклы халык өчен бу күрсәткеч – 18 740 сум, пенсионерлар өчен – 14 786 сум, балалар өчен 16 677 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшәү минимумы күләме социаль пособиеләр һәм түләүләр күләменә турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге күрсәткеч ел саен раслана.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев