Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөйкемле Дарья өчен бүләкләр

"Милиция Кыш бабае" акциясе кысаларында тикшерү бүлеге хезмәткәрләре, өсләренә яңа ел костюмнары киеп, беренчеләрдән булып ышанычсыз гаиләдәге кызны котларга бардылар.

Алар беренче сыйныф укучысы Дарьягә бардылар, ул бүгенге көндә балалар санаториендә. Әнисен кызына карата кырыс мөнәсәбәттә булган өчен изоляцияләгәннәр. Әлеге фактны мәктәп укытучысы белеп алган. Алар баланың йөзендә тырналган эзләр күргәннәр һәм аны әнисе кыйнаганын белгәч тиешле урынга хәбәр иткәннәр. Материал җыю барышында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан әлеге факт расланды. Кызның әнисенең беркайда да эшләмәве, спиртлы эчемлекләр куллануы, кызын җәберләве ачыкланган. Алар яши торган фатир җылытылмый, торбалар киселгән һәм металл ватыклары җыю пунктына тапшырылган. Кыз мәктәптән кайткач өенә керә алмаган, чөнки әнисе тәртипсез яшәү рәвеше алып барган һәм еш кына өйдә булмый. Әнисе кайтканчы кыз янәшәдәге кибеттә җылынып тора торган була.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия кызны балалар санаториесенә җибәрү турында карар кабул итте, ә әнисенә төзәлү шансы бирделәр: өен тәртипкә китерергә, эшкә урнашырга. Дарья ачык күңелле, актив, тормышны сөюче мөлаем кыз. Ул кунаклар килүгә һәм һәр бүләккә шат. Ә тикшерү бүлеге хезмәткәрләре бүләкләр дә күп алып килгәннәр, Җыелган акчага кызга яңа ел күлмәге, туфли һәм көндәлек киемнәр: баш киеме, куртка, аяк киеме һәм билгеле инде, татлы әйберләр сатып алганнар. Матур яңа ел күлмәген кигәч, кыз бүлмә буйлап әйләнде дә: "Мин хәзер принцесса",- дип кунакларга рәхмәт белдерде. Бу кыз погонлы кешеләрнең кырыс булсалар да, ягымлы, гадел икәнлекләрен исендә калдырачак. Баланың йөзендә шатлык һәм бәхетле елмаю күргән тикшерүчеләр дә онытылмас тәэсирләр алдылар. Алар Дарьяның әнисе яңа елда яхшы юлга басар һәм кыз гаиләсенә кайтыр дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев