Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр прокуратурасы катнашы белән җирләү чыгымнары өчен пособие түләнгән

"Йолдыз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә шәһәр прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә директор урынбасары Р. Шәрифуллин йөзендә җитәкчелек тарафыннан социаль пособиеләр түләүдә хезмәт законын бозулар ачыкланган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, "Йолдыз" ширкәтендә эшләгән Илфат Садыйков үлү сәбәпле, 2012 елның 15 гыйнварында эштән азат ителгән. Аның хатыны эш бирүчегә җирләү чыгымнары өчен пособие түләүне сорап гариза белән мөрәҗәгать иткән.
РФ Хезмәт кодексының 22, 141 нче маддәләре һәм "Җирләү һәм күмү эшләре турында"гы Федераль закон таләпләре бозыла, предприятие җитәкчелеге социаль түләүләр ясамый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Р. Шәрифуллинга карата шәһәр прокуратурасы административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 5.41 нче маддәсендә каралган административ хокук бозу (җирләү чыгымнары өчен социаль пособиене түләмәү, әлеге эш җәмәгать суды каравында) турында эш торгызу турында карар чыгарган. Хәзерге вакытта хокук бозулар бетерелгән, тиешле пособиене Г. Садыйкова алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев