25 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына килде.
Аны ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрделәр.
Иң элек делегация «Чистай» индустриаль паркы мәйданчыгында булды. Биредә авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде. Кунакларга авыл хуҗалыгы культуралары күргәзмәсе тәкъдим ителде, районда авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре тикшерелде һәм урып-җыю кампаниясенә йомгак ясалды.
Рөстәм Миңнеханов күпчелек күрсәткечләр буенча районның яхшы үсүен билгеләп үтте. Ул авыл хуҗалыгын үстерүнең әһәмиятен ассызыклап, бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясенә уңай бәя бирде.
Шуннан соң республика җитәкчесе «Татремстрой» пенополиуретан торбалар җитештерү буенча төзелә торган заводны карау максатында «Чистай» индустриаль паркына килде. Биредә «Татремстрой» предприятиесенең «Татарстан Республикасы газификацияләү фонды» ГКУы һәм «Чистай җылылык челтәре предприятиесе» белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантаналы чарада ТР икътисад министры Артем Здунов, «Таттеплотруба» производство берләшмәсе җитәкчесе Дмитрий Бобков һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Хәзерге вакытта «Чистай» индустриаль паркында берничә резидент теркәлгән, алар төрле эшләнү этабында торган үз проектларын тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, «Татремстрой» пенополиуретан торбалар җитештерү буенча завод сафка кертелү-көйләү стадиясендә тора. Җылылык үткәрми торган пенополиуретан торбалар җитештерүдә предприятие тарафыннан ТР территориясендә эшләнә торган полиэтилен чимал кулланыла.
Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркта яңа эре объектларны төзүдә һәм үстерүдә беренче адымнар шатландыра дип билгеләп үтте.
- Паркның мәйданчыгы зур, транспорт урнашу өчен уңайлы, шәһәрдә эшче көчләр дә күп, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы.
Республика ягыннан Рөстәм Миңнеханов индустриаль парк резидентларына «Внешэкономбанк»та проектларны яклауда һәм продукцияне базарга чыгаруда ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Шуннан соң республика Президенты гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы кысаларында төзелгән яңа ике подъездлы торак йортка юл тотты. Рөстәм Нургали улы торак бинаны карап чыкты һәм 24 гаиләне өй туе белән белән котлады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев