Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пычрату җиңел, чистарту авыр

Республикада төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык бара, әмма чистайлылар бу турыда белмиләр яисә белергә теләмиләр.

Без әйләнә-тирә мохитны саклау буенча идарәнең Идел-Кама территориаль идарәсе начальнигы Рәфис Әхмәтҗанов белән моңа бергәләп инандык. Пристань микрорайоны. Узган ел биредә менә дигән асфальт юл ясадылар. Тик ни өчендер нәкъ менә шунда җирле яшәүчеләр санцияләнмәгән чүплек ясаганнар (рәсемдә). Аннан ерак та түгел урманда без чуерташ өеменә юлыктык, ә хуҗасын таба алмадык. Сәгать заводының транспорт проходное артындагы гараж-төзү кооперативы әгъзалары чүпне ташлар өчен яхшы урын тапканнар. Монда нәрсә генә юк: пластик шешәләрдән алып автомобиль покрышкаларына кадәр аунап ята. Һәм берәү дә чүпне җыярга уйламый. Гафури урамындагы күпер янындагы чокырда да шундый ук хәл. Янәшәдә яшәүчеләр аны чүплеккә әверелдергәннәр. Яшәүчеләр шәһәр башкарма комитетына шалтыратып тиз арада чүпне җыюларын таләп итәләр, ә менә үзләре тәртип урнаштырырга теләмиләр. Ухтомский урамында яшәүчеләрнең дә позицияләре шундый, алар чүпне контейнерларга түгел, ә җәяүлеләр күпере астына ташлыйлар. Билгеле, чүпне берәү дә җыярга ашыкмый. Шәһәрдә шундый адреслар җитәрлек. Шәһәр башкарма комитеты, экологлар чистайлыларны акча белән җәзага тартырга тырышалар, әмма, кызганычка каршы, кешеләр үзләре яшәгән урында тәртип урнаштырырга теләмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев