Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Промо-акция газета дусларын җыйды

Районара почтамт офисында 2013 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе кысаларында "Татмедиа" ААҖ оештырган промо-акция узды.

Әлеге чарага "Чистопольские известия" ("Чис­тай хәбәрләре") газетасын даими укучылар һәм потенциаль язылучылар килде. Бәйрәм җанлануы ишек яныннан ук сизелеп тора, матур итеп бизәлгән, музыка уйнап тора, кадерле кунакларны каршы алдылар.
Промо-акциядә илледән артык кеше катнашты. Алар күңелле сюрпризлар көтте - үзенчәлекле сувенирлар һәм бүләкләр, шул исәптән яңа ел тематикасы белән. Ә аларны бу көнне безнең газетага язылучылар һәм викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләр алды.
Алып баручылар Илнур Әхмәдуллин һәм Алексей Петров беренче мизгелдән үк аудитория игътибарын яуладылар, газетаны тәкъдим итүне рус һәм татар телләрендә менә дигән итеп үткәрделәр. Уңай кәеф чарага килгән шәһәрлеләрнең активлыгына ярдәм итте. Алар бик теләп викторинада катнаштылар, рес­публикадагы иң өлкән басмаларның берсе булган газетаның тарихы буенча белемнәрен (2013 елда газета 95 еллыгын билгеләп үтәчәк) газета битләрендә чагыла торган даими рубрикалар, актуаль темалар турында мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр. Викторинада җиңүчеләр арасында Габделәхәт Сәгыйрев, Фәния Усманова, Людмила Генесина, Валентина Галләмова һ.б. Викторинада катнашучыларның кайберләре икешәр, өчәр приз алдылар. Безнең газета белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Һәм без ышанычлы дусларыбыздан бәйрәм турында алган тәэсирләре хакында сөйләүләрен сорадык.
Валентина Галләмова:
- Газетага язылучылар өчен оештырылган бәйрәм иң югары бәягә лаек. Моны мин турыдан-туры мәдәният өлкәсенә мөнәсәбәте булган кеше буларак әйтә алам. Мин сәгать заводының хезмәт һәм сугыш ветераннары хоры советы рәисе булып торам. Быел хорның 30 еллыгын билгеләп үттек. Һәм үз тәҗрибәм буенча теләсә нинди программаны алып баручының роле нинди әһәмиятле булуын беләм. Егетләр үз бурычларын лаеклы үтәделәр, ә Илнур башкаруындагы җыр искиткеч булды, без аңа кушылып җырладык та әле.
Мин күп еллар дәвамында газетага язылам һәм промо-акциянең газета дусларын җыюына чын күңелдән шат. Гадәттә газетага язылу кампаниясенең башында ук язылам. Газета минем өчен иң соңгы яңалыкларны белү, аның битләрендә дуслар, элеккеге коллегалар белән очрашу ул. "Чистай хәбәрләре"ндә кешеләр турында хикәяләр, актуаль темага мәкаләләр бастырыла. Бу безнең тормыш.
Людмила Генесина:
- Газета белән ярты гасырдан артыграк дус. Гомерем буе телефонистка булып эшләдем. Без беренчеләрдән булып газетага языла идек. Ул вакыттагы чиратларны күрсәгез икән. Һәр кеше биш һәм аннан күбрәк вакытлы басмага языла, ә җирле газетага һәрвакыт өстенлек бирелә иде. Хәзер газета "калын" булып чыга һәм төсле. Анда күп кенә кызыклы, файдалы мәкаләләр бар. Ярты төнгә кадәр утырып газетаның башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Ә бәйрәм искиткеч матур булды, алган сувенирлар әлеге бәйрәм турында искә төшереп торыр.
Анна Хорина:
- Бүген газетага язылдым, безнең гаилә аны күп еллар дәвамында алдыра. Тормыш иптәшем Михаил газетаны аеруча хөрмәтли, аңа да әлеге акция турында сөйләячәкмен, миңа бик ошады, барысы да әйбәт булды. Алып баручылар бик дөрес әйттеләр, вакытлы матбугат һәрвакытта да укучы йөрәгенә юл табачак, алар безнең әңгәмәдәшләр һәм юлдашларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев