Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почтасыз ничек яшәргә?!

Каргалы почта бүлеге хезмәткәрләре Чистай районара почтамттагы коллегалары кебек үк үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә әзерләнәләр.

Монда коллектив зур түгел, һәрберсе үз урынында. Бер-берсе турында җылылык белән, даими кулланучылары турында хөрмәт белән сөйлиләр. Барысы да алар өчен мөһимнәр һәм кирәкләр, өстәвенә, бер-берсен яхшы беләләр: бер авылда туып-үскәннәр һәм яшиләр.
Җиде ел дәвамында җирле почта хезмәтендә Миләүшә Галимова җитәкчелек итә, ул хезмәткәрләренең, клиентларның мәхәббәтен һәм ышанычын яулый алган. Фәния Гомәрова егерме елга якын авылдашларына корреспонденция җиткерә. Һәрвакытта да әдәпле, авырлыкларга бирешми, үзенең проблемалары белән башкаларны мәшәкатьләндерми.
Илтифатлы, игътибарлы, төгәл Гөлнара Гайфетдинованы да инде менә 12 ел ачык йөз белән күрергә гадәтләнгәннәр Чираттагы ял вакытында тынгысыз пенсионерлар: "Кайда безнең Гөлнара, безгә кайчан килә?" - дип юкка гына сорашмыйлар. Әлфия Әхмәтшина яраткан почтальонының килүенә шулай ук шатланды (рәсемдә):
- Шул хәтле намуслы, ачык йөзле, сизгер, аны беркемгә дә бирмибез, - ди ул Г.Гайфетдинова турында. - Безгә керсә, йортыма кояш кергәндәй була. Аңа сәламәтлек телим! Барысын да бәйрәм белән, почтасыз ничек яшәргә?! Мактаулы сүзләр! Әлфия апа үзе күп еллар нефтьүткәргечтә эшләгән, һәрвакытта да "Чистай хәбәрләре"н яздырткан, бүгенге көндә дә аны ала, рәхмәт!
Зөлфия Әхмәтҗанова почтальон булып барысыннан да азрак эшли, шундый тату коллективка эләгүенә шатлануын яшерми. Ул җитез, аралашучан, бу атмосферага җиңел һәм тиз кереп китте.
Фәния Шакирова, элемтә операторы, үз эше белән канәгать. Ул кулланучыларны кабул иткәндә моны шунда ук күреп була. Мәрхәмәтлелек йөзендә чагыла. Сүз уңаенда, узган гасыр башында почта-телеграф учреждениеләренә эшкә керү бик авыр булган. Кандидатка махсус таләпләр куелган. Булачак почтальон телеграф корреспонденция эчтәлеген сер итеп саклавы, кая җибәрсәләр - шунда баруы турында подписка бирергә тиеш булган һәм аның кандидатурасын раслауларын көткән. Әлбәттә, күп нәрсә үзгәрде, профиль булмаган хезмәтләр күрсәтү саны даими арта, тик почта хезмәткәрләренә югары таләпләр элеккечә кала.
- Безгә шулай ук сабырлык, кешене тыңлый белү, тырышлык, игътибар күрсәтә белү кирәк, - дип саный Фәния. - Бездән күтәренке кәеф белән китәргә тиешләр. Кешеләрнең сиңа нинди мөнәсәбәттә булуларын телисең икән, үзең дә аларга шул мөнәсәбәттә бул. Һәм шуның өстенә һөнәри белем, замана белән бергә атлауга омтылу.
Элемтә бүлегендә хезмәт күрсәтүнең киң спектры: коммуналь түләүләр кабул итү, кредитлар түләү, посылка, бандерольләр, заказлы хатлар, акча күчерүләре, субсидияләр кабул итү һәм тапшыру. Көнкүреш товарлар, поч­та кирәк-яраклары да сатабыз. Хезмәт күрсәтелә торган пенсионерлар гына да 558 кеше.
Һәм, әлбәттә, коллектив язылу кампаниясендә актив катнаша, бу эштә Каргалы авылы җирлеге башлыгы, кош фабрикасы җитәкчелеге, Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итәләр. Куелган планны бүлек хезмәткәрләре һәрвакыт үтиләр.
Почта бүлегендә үз кеше булган Раилә Ганиеваны билгеләп үтәсе килә. Ул җәй айларында хезмәткәрләргә ярдәмгә килә, ял иткәндә аларны алмаштыра. Монда потенциаль клиентлар өчен уңай шартлар булдырылган, аларның саны тагын да артсын.
P.S. "Чистай хәбәрләре" ("Чис­топольские известия") газетасы коллективы үзләренең ышанычлы партнерлары - Фәрит Галимов җитәкчелегендә эшләүче районара почтамт хезмәткәрләрен Россия почтасы көне белән котлый. Сезгә һөнәри уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек! Ярдәмегез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев