Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әни булу шатлыгы бүләк итәләр

Бала тудыру йорты 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Мөһим датага багышланган тантаналы чара "Төзүче" Мәдәният йортында үтте.

Котларга, коллектив белән бәйрәм итәргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, коллегалар килгәннәр иде. Надежда Александровна елның мөһим вакыйгаларга бай булуын ассызыклап үтте, болар - шәһәрнең 230 еллыгы, бала тудыру йортының 100 еллыгы. Биредә сабый дөньяга килә, димәк, Чистайның киләчәге бар. Коллективны ихластан тәбрикләп ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын, муниципаль район башлыгы һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бала тудыру йортының баш табибы С. Филиппова, гинекология бүлеге мөдире В. Карташов һәм өлкән шәфкать туташы Г. Кыямова, табиб акушер-гинеколог Н. Пермякова билгеләп үтелделәр. Бер төркем хезмәткәрләр "Татарстан - Яңа гасыр" республика бүлеге сәяси советы рәисе Ф. Мөхәммәтшинның, ТР акушер-гинекологлар ассоциациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Экранда бала тудыру йорты биографиясе битләре, элеккеге фотосурәтләр, мөлаем йөзләр, бераз арыган күзләр, көн җиңелләрдән булмаган, "җанлана". Әйе, аларның һәрвакытта да эш графигы киеренке, берьюлы ике гомер - ана һәм бала өчен җаваплылык. Ә залда, беренче рәттә шул ук йөзләр, тик бераз олыгайганнар, күзләрендә күңелле вакыйгалар. Болар хөрмәтле ветераннар. Рәхмәт йөзеннән аларга чәчәкләр һәм юбилейга нәшер ителгән китаплар тапшырылды.
Бала тудыру йортын булдыруга һәм аның эшчәнлегенә шактый танылган шәхесләр үз өлешләрен керткәннәр, аларның исемнәрен рәхмәтле чистайлыларның берничә буыны хөрмәт белән атый. Төрле елларда табиблар һәм шәфкать туташлары әни булу шатлыгы бүләк итеп, гомерләрен саклап калганнар да бәйрәм кунаклары булдылар.
Чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән коллегаларга "Чистай үзәк район дәваханәсе" муниципаль бюджет сәламәтлек сак­лау учреждениесенең баш табибы Фираиль Шиһапов мөрәҗәгать итте, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм бүләк - күчмә УЗИ-аппарат тапшырды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы райкомыннан, Казандагы коллегаларыннан, муниципаль районнардан, ЗАГС бүлеге коллективыннан котлаулар һәм бүләкләр булды. Иҗат коллективларының чыгышлары бәйрәм кәефе тудырды, өс киемнәре модельләрен күрсәтү булды. Юбилярлардан да бүләк булды, өяз шәһәре музее фондына "Кендек әбиләреннән перинаталь үзәккә кадәр" дигән китап тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев