Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчеттә хәйрия ашы

"Әнәс" мәчетендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кызлар һәм малайлар, балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия ашы үткәрелде.

Беренчедән, балалар бер-берсе белән очраштылар, таныштылар, икенчедән, рухи дөньяга чумдылар. Имам-хатыйб Әбүбәкр хәзрәт Азизов аларга әлеге дини учреждение төзелү тарихы, ислам кыйммәтләре турында сөйләде. Иң мөһиме, аның фикере буенча, балалар нинди диндә, нинди милләттән булуга карамастан, бер-берсен хөрмәт итәргә, чит хисләрне, карашларны бәяләргә тиешләр. Ислам мәхәббәт, килешүчәнлеккә, түземлелеккә өйрәтә. Дин эшлеклесе балалар өчен дини темага кечкенәгә генә викторина уздырды. Әйтергә кирәк, алар зур активлык күрсәттеләр. Дөрес җаваплары өчен татлы призлар алдылар. Яраткан бәйрәмнәре алдыннан кызлар һәм малайлар матур тартмаларда Яңа ел бүләкләре алдылар. Шәхси эшмәкәр Рафаэль Яруллин юмарт Кыш бабай ролендә чыгыш ясады, һәр балага шәхсән бүләкләр тапшырды.
-"Әнәс" мәчетендә шундый уртак очрашулар даими үткәрелә,- дип сөйли "Салават күпере" балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлсем Миргаязова.- Һәм бу инвалидлар ункөнлегендә генә түгел. Бездә хезмәт күрсәтүдә булган балалар хакына хезмәттәшлеккә шатбыз.
Соңрак балаларны махсус алар хөрмәтенә әзерләнгән бәйрәм өстәле артына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев