Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лицей һәм гимназия балаларны вакытында кабул итәчәк

Республикада 30 елдан артыграк файдалануда булган мәктәпләрне ремонтлау буенча Президент программасы тормышка ашырыла. Безнең муниципаль район да әлеге программага керде. Эшләр нинди объектларда алып барыла һәм нинди стадия булуы турында муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин сөйли.

- Капиталь ремонт программасы 2012-2014 елларга исәпләнгән. Безнең районда 15 гомуми белем бирү учреждениесе әлеге программага эләгә. Беренче этапта акча 1 нче лицей һәм Каргалы гимназиясе өчен бүлеп бирелгән.
- Әлеге уку йортларын сайлау нәрсә белән билгеләнгән?
- Узган ел лицейда зур күләмдә эш башкарылды, 30 миллион сум акча үзләштерелде. Әмма түбәнең бер өлешен алыштыру, электр энергиясе белән тәэмин итү, тәрәзәләр буенча мәсьәлә хәл ителмәде. Президент программасы кысаларында әлеге максатларга 4 миллион 235 мең сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта тәрәзәләр кую, электр үткәргечне монтажлау тәмамланган, түбәне алмаштыруга проект документациясе көтәбез.
Республика проектында капиталь ремонт буенча эшләрнең алты төре билгеләнгән - түбәне, тәрәзәләрне, тышкы һәм эчке ишекләрне, сан­узелларны, коммуникацияне алмаштыру, ә бизәкләү эшләре муниципаль бюджет акчасы хисабына башкарыла.
Икенче объект - Каргалы гимназиясе, ул эре уку йортларының берсе, база уку йорты булып тора. Анда соңгы кыңгырау үтүгә үк ремонт эшләре башланды. Республика бюджетыннан 24 миллион 462 мең сум акча бүлеп бирелде. Уку елы башына гимназия тулы әзерлектә булырга һәм үз укучыларын кабул итәргә тиеш. Көн саен объектта 60 тан артык кеше эшли. Хәзерге вакытта эш төрләре буенча әзерлек түбәндәгечә тәшкил итә: тәрәзәләр кую - 100 процент, түбә алмаштыру - 50 процент, электр үткәргечләрне алмаштыру - 70 процент, канализация системасын монтажлау - 10 процент. Җылыту, суүткәргеч системасын монтажлау, керә торган ишекләрне кую буенча эшләр алып барыла. Бина тулысынча яңартылачак. Әлегә идәннәрне алыштыру мәсьәләсе ачык кала, әмма ул уңай хәл ителер дип өметләнәбез.
Ике объектта да "Грандстрой" фирмасы белгечләре эшли, алар эшне уңышлы башкаралар. Башкарыла торган эшләрнең сыйфаты муниципаль район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе җитәкчелегенең даими контролендә.
- Киләсе елга программага кайсы мәктәпләр керәчәк?
- Бары тик мәктәпләр саны турында гына әйтә алам, алар алтау булачак, кайсылары программага керер, әлеге мәсьәлә биналарның торышына һәм башка күрсәткечләргә җентекле анализ ясагач, хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев