Балалар йортында Кыш бабайга бүләкләргә заказ бирү көне узды.
"Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы штабы начальнигы Владимир Колесников әлеге акциянең инициаторы булды. Яшь гвардиячеләр - Балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортының шәһәр балалар думасы әгъзалары аның идеясен яклап чыктылар. Сергей Илларионов, Наташа Шмагина, Надя Зарипова, Катя Ермакова яраткан балалар мультфильмнары буенча сәхнәләштерелгән күренеш әзерләделәр. Ул искиткеч булды һәм бөтен чараның төп - бөтен җир йөзендә мәрхәмәтлелек темасын ачты. Чакырылган кунаклар политехника көллиятендә укучы Петр Крестников, кадет мәктәбе укучысы Алексей Мкртумов (алар гитарага кушылып автор җырларын башкардылар) тәрбияләнүчеләрне шатландырдылар.
Акциядә катнашучылар кунакчыл хуҗаларга хат-открыткалар тараттылар һәм Яңа елга Кыш бабайга бүләккә заказлар ясарга тәкъдим иттеләр. Балаларның хыялы чагылдырылган 37 теләкнең барысы да үтәләчәк. Якын дуслары бәйрәм алдыннан алар янына килеп, Яңа ел белән котлаячак, бүләкләр, шул исәптән, музыкаль бүләкләр дә тапшырачак. Чарада "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Владимир Колесников, балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортының бүлек мөдире Зоя Липатова катнаштылар.
Балалар язмышына битараф булмаган теләсә кем әлеге хәйрия акциясенә кушыла ала. Әгәр сез баланы шатландырып аның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәсегез килсә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенә 5-27-56, "Чистай шәһәре" МБ Советына - 5-31-80 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев