Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күбрәк уңай якларны күрсәтергә

Хокук бозуларны кисәтү буенча республика ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын аның рәисе, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р. Моратов алып барды.

Иң элек Казанда, Әлки һәм Азнакай районнарында хокук бозуларны кисәтү буенча эшнең торышы турында ТР юстиция министры М. Корманов хәбәр итте. Комиссия республика башкаласы районнарына, шулай ук Әлки һәм Азнакай районнарына тикшерүләр белән барган һәм урыннарда полиция хезмәткәрләренең ничек эшләвен караган. Тулаем алганда, аларның эшеннән ярыйсы гына тәэсир калган. Ә полиция тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча җәмәгать берләшмәләре белән берлектә нинди төгәл эшчәнлек алып барылуы турында Казан һәм югарыда әйтеп үтелгән республиканың ике районы вәкиле сөйләделәр. Р. Моратов уңай эшне билгеләп үтте, шуның белән бергә полиция хокук бозуларга каршы көрәшүгә үзенең игътибарын һәм көчен күбрәк юнәлдерәчәгенә игътибар итте, шулай булгач кисәтү эше буенча төп йөк җәмәгать берләшмәләре өстенә төшәчәк.
Массакүләм мәгълүмат чаралары кисәтү буенча ничек эшлиләр? Шушы мәсьәләдә аларның роле, кулланган чаралары нинди? Бу турыда "Татмедиа" агентлыгы вәкиле сөйләде. Республиканың басма һәм электрон массакүләм электрон чаралары әлеге мәсьәлә буенча дүрт юнәлештә эшлиләр: хокукый, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, вакыйгалар һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат бирү, махсус чаралар. Р. Моратов "Татмедиа" агентлыгына уңай юнәлештәге материалларга күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте. Сүз уңаенда, массакүләм мәгълүмат чаралары беренчеләрдән булып наркотикларны "тарту катнашмалары" буларак сату проб­лемасын күтәрделәр. Зур көч куеп әлеге потенциаль наркотик­ларны ларек һәм хәтта кибет киштәләреннән алу мөмкин булды. Хәзерге вакытта наркополицейскийлар тарафыннан көн саен наркотик юнәлештә булырга мөмкин яңа билгесез товарлар барлыкка килү мониторингы үткәрелә.
Киңәшмәдә өстәмә рәвештә берничә мәсьәлә каралды, алар буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев